Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көнен Прагада каршы алган

Җиңү көнендә «Үлемсез полк» яшел үзәнлеләрне берләштерде. Халык кадерләп тотып чыккан һәр портреттан тарих бөркелде.

Сугышның беренче көненнән соңгы минутына кадәр фронтта булган Муса Галимҗановның ике кызы Миңлегөл белән Халидә дә акциядә катнашып, онытылмас хатирәләрне яңартты:
- Безнең әтиебез сугышка кадәр үк 1940 елда Спас ра­йоныннан армиягә алынган, - дип сөйли алар. - Сугыштан ул 1945 елның октябрендә генә әйләнеп кайтты. Ул сугышка киткәч, энебез Мансур туып, әти кайтканда аңа алтынчы яшь киткән иде инде. Әтиебез Австрияне, Венгрияне, Чехословакияне азат итүдә катнашкан. Җиңүне Прагада каршы алган. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән. Яраланган вакытлары да булган. Әтиебез сугыш еллары турында сөйләргә яратмый иде. Шулай да без аның сугыш башланганда чик буенда һәм анда бик күпләрнең һәлак булуын беләбез. 1942 елда госпитальдән чыккач, ул полит­училищеда укып, һава-десант бригадасына җибәрелгән. Әтинең сугыштан язган хатын да саклыйбыз. Латин хәрефләре белән язылган ул. Анда сугышның бик канкойгыч булуы, күпләрнең аяк-кулсыз, күзсез калуы, улы Мансурны күрә, кире әйләнеп кайта алыр­мы-юкмы, шулар турында язган.
Сугыштан әтиебезнең исән-сау әйләнеп кайтуы безнең өчен искиткеч зур шатлык булды. Кайткач ул башта Әлки районының Татар Борнае авылы мәктәбендә укытты, аннан соң колхоз рәисе, аннан соң авыл Советы рәисе булып эшләде. Озак авырулардан соң 1989 елда вафат булды. Бик тырыш кеше иде. Сугыштан соң да орден-медальләр белән күп бүләкләнде. Әтиебезнең якты истәлеген, кылган батыр­лыкларын хөрмәт итәбез. Бүген аның портреты белән «Үлемсез полк»та катнашуыбыз белән горурланабыз. Балаларыбыз да бабаларының якты истәлеген онытмас дип ышанабыз.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев