Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көне искә төшкәндә хатирәләр яңара

Җиңү бәйрәме якынлашканда гел берүк хатирәләргә биреләм. Авылда Җиңү көнен игълан итүләре аеруча хәтердә калган.

Урам башыннан көчле «Ур-ра!» кычкырып, кызыл байраклар күтәреп, барабаннар кагып балалар килә. Укытучылары - Әминә Сафиуллина (ире Заһи фронтта иде). Ә урамда кем көлә, кем елый. Әй ул көн! Яза башласаң, үзе бер повесть булыр иде...
Армиягә яше җиткән барлык ир-атларга сугышка повестка килде. Күршебездә бик затлы Фәтхуллиннар гаиләсе яши иде. Заһидулла абзый, хатыны Сафа апа, улы Шәрифҗан, хатыны Фәйрүзә һәм ике кызы белән яши иде. Шәрифҗан абзый алдынгы тракторчы, бригада җитәкчесе иде. Аларның Фәйрүзә апа белән өченче балалары туды. Нинди зур шатлык - ике кыз янына - малай. Шулай итеп Шәрифҗан абыйга военкомат бер айга отсрочка бирде. Яңа туган балага абыйлы-энеле очучылар хөрмәтенә Раит дип исем куштылар. Шәрифҗан абыйны Ленинград фронтына алдылар. Шәрифҗан абыйга хатларны миннән яздыралар иде. Соңгы юлы Рига якларында киселде...
Ә әтисеннән бер айлык булып калган Раит үзе дә бабай хәзер. Заһидулла бабасының тәрбиясен һич онытмый. Бабасы белән әбисенә, әти-әнисе рухына Коръән укытып, догада тора. Аларны Корбан суеп искә төшерә. Рухлары - шат, урыннары җәннәттә булсын, дип тели. Раит үзе дә яшь түгел. Дүрт баласы, оныклары кайтып-китеп йөри. «Ярдәм кирәк булганда без һәрвакыт әзер!» дигән девиз белән матур гына яшиләр. Безне дә бу гаилә ачык йөз белән каршы ала. Раитнең хатыны Дилә дә бик яхшы, өйләренә килеп керсәң, йөзе якты, өстәле ризыклы. Дөньяларыбыз тыныч булып, шулай матур гына яшәргә иде.

Рәшидә Вилданова.
Акъегет-Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев