Акъегет мәктәбендә, физкультура атналыгы уңаеннан, төрле чаралар, ярышлар үткәрелә.
«Эко-мәктәп, яшел флаг» халыкара программасы кысаларында укучылар иске батарейка һәм фантиклар җыя башлаган. Беренчесен алар, ташларга ярамаганлыктан, Казанга илтеп тапшырырга, кәгазьдән исә төрле уенчыклар ясарга җыена. Шулай ук дару үләннәре җыеп, «Татарстанның урман үләннәре» дип аталучы оешмага тапшырганнар.
Мулла Иле мәктәбе укучылары өмәләрдә актив катнаша. Әле Укытучылар көнен билгеләп узганнар, хәзер «Көзге уңыш» бәйрәменә әзерләнүләре.
349 бала белем алучы Норлат мәктәбендә укучылар бердәм булып мәктәп олимпиадаларында һәм төрле чараларда теләп катнаша. Биредә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәл айлыгы бара. Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен дә зурлап билгеләп үткәннәр.
Бу атнада Күгеш мәктәбе бакчасында соңгы уңыш - кәбестәне алып бетергәннәр. «Уңыш бик әйбәт чыкты, укучыларга ел буе тукланырга җитә», - диләр. Көзге каникулга киткәнче «Көзге бал» бәйрәмен уздырырга исәпләре. Шулай ук ноябрьдә узачак зур бәйрәмгә әзерләнәләр. Нинди бәйрәм икәнлеге әлегә сер булып калсын.
Нет комментариев