Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, кадерле кунаклар!

Барыгызны да ихластан татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм! Бу бәйрәмдә татар халкының кунакчыллыгы, оптимизмы, шат һәм киң күңеллелеге чагыла. Сабан туе - татарның борынгыдан килгән бәйрәме һәм аны Россия­нең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Гасырлар чоңгылында язгы кыр эшләре тәмамлангач, муллык һәм байлык бәйрәме...

Барыгызны да ихластан татар халкының милли бәйрәме Сабантуй белән тәбрик итәм!
Бу бәйрәмдә татар халкының кунакчыллыгы, оптимизмы, шат һәм киң күңеллелеге чагыла. Сабан туе - татарның борынгыдан килгән бәйрәме һәм аны Россия­нең һәм дөньяның төрле төбәкләрендә үткәрү күркәм традициягә әйләнде.
Гасырлар чоңгылында язгы кыр эшләре тәмамлангач, муллык һәм байлык бәйрәме буларак туган Сабан туе һәрвакыт көтеп алынган зур вакыйга булган һәм шулай булып калачак та. Авыл хуҗалыгы производствосының иң алдынгы вәкилләрен котлап, аларның хезмәт нәтиҗәләре белән горурлануыбызны белдерәбез. Безнең район игенчеләре язгы кыр эшләрен кыска вакытта һәм яхшы сыйфат белән төгәлләде. Терлекчеләрнең дә эш нәтиҗәләре әйбәт, хосусый ярдәмче хуҗалыклар саны артты. Кыскасы, уңышларыбыз белән горурланырга тулы нигез бар.
Бәйрәм ярышларында катнашучыларның һәрберсенә чын күңелдән - җиңү, ә кунакларга саулык-сәламәтлек, бәхет, бәйрәмне матур үткәрүләрен телим. Халкыбыз бәйрәме һәркайсыбызга көч-куәт өстәсен, иртәгесе көнгә ышаныч бирсен, матур эшләргә рухландырсын.
Александр Тыгин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев