Хөрмәтле газета укучылар!
Гомер аккан су кебек сизелми дә үтеп китә.
Хәзер бигрәк тә, артка әйләнеп карарга да вакыт юк. Ә әйләнеп карарга кирәк: тормышыңда очраган мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәтеңне әйтү, дусларың, туганнарың, авылдашларың һәм күршеләреңнең миһербанлы гамәлләре турында башкаларга да җиткерү өчен. Безнең гыйбрәтле язмаларыбыз аша яшь буын тәрбияләнә, тәрбияви эчтәлектәге хатларыбыз нигезендә халкыбызда булган әхлакый сыйфатларыбыз саклана һәм тагын да ныгый. Сездән шундый эчтәлектәге хатлар көтеп калабыз. Күңелегездә йөрткән уй-фикерләрне башкаларга да җиткерегез. Уйландырырлык язмаларыгыз эзсез югалмас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев