Яшәеш
Хәрби табиблар комиссиясе карарына каршы чыгып буламы?
Әйе, сезнең ирекле хәрби табиблар экспертизасына хокукыгыз бар.
Аны медицина хезмәтен башкарырга лицензиясе һәм хәрби врач экспертизасы буенча хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булган медицина оешмасында үз хисабыгызга ясата аласыз. Әгәр дә ирекле хәрби табиб экспертизасы хәрби табиблар карары белән тәңгәл килми икән, хәрби врач комиссиясе яңа тикшерү уздыра һәм әлеге гражданны врачлар кабат карый. Шунысы мөһим: экспертлар яки комиссия әгъзалары арасында хәрби комиссариат, чакырылыш комиссиясе белән хезмәт яки башка бәйләнештә һәм нәтиҗәсе аларча булуын теләгән гражданнар булмаганда гына, экспертиза ирекле санала. Әгәр дә сез ирекле экспертиза карарын хәрби комиссарга алып килгәндә чакырылыш комиссиясе эше беткән булса, ул киләсе чакырылыш комиссиясе кысаларында каралачак. Конфликтлы очракларда, медицина экспертизасына кагылышлы соңгы карарны суд чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев