Яшәеш
Хәрби хезмәткә бару — ир-егет бурычы (Сорау-җавап)
- Хәрби хезмәткә барудан качып йөрүчеләргә закон буенча нинди җаваплылык каралган?
Альмира Гыйззәтуллина.
- 1998 елның 28 мартындагы «Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә, хәрби исәптә торучы һәм запаста булмаган 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-егетләр хәрби хезмәт узарга тиешле, - дип аңлатма бирә бу сорауга прокурор ярдәмчесе Регина Гыймранова. - Хәрби чакырылуга нәрсәләр керә соң? Болар - медицина тикшеренүен узу, чакыру комиссиясе утырышына килү, хәрби комиссариат повесткасы буенча билгеләнгән урынга хәрби хезмәт узу өчен вакытында килеп җитү, хәрби хезмәт башланганчы хәрби комиссариатта булу. Болар үтәлмәгән очракта РФ Җинаятьләр Кодексының 328нче маддәсенең 1нче өлешендәгечә җаваплылык каралган. Хәрби комиссариат повесткасы буенча хәрби хезмәт узуга бәйле чараларга сәбәпсез килмәүчеләр, яисә чираттан берничә призывка бармаучылар җинаять җаваплылыгына тартыла. Болардан тыш, хәрби хезмәткә китү өчен җыелган урыннан призывник үз иреге белән киткән, хәрби хезмәткә бармас өчен авырулар уйлап тапкан, ялган документлар ясаткан, алдан кисәтмичә чит яшәү урынына яисә илгә киткән, яисә чит илдән кайтып теркәлмәгән өчен дә җаваплылык каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев