Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һөнәри бәйрәм гаилә бәйрәменә әйләнгән

Ел саен 10 ноябрьдә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Яшел Үзән шәһәре һәм районы полицейскийлары да бу датаны һәрвакыт әзерлекле каршылый, тантаналы чараларда алдынгылар билгеләнә.

Шул уңайдан без Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең кадрлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция майоры Фидан Миндибаев белән сөйләштек.
Әлбәттә, Фидан яшел үзәнлеләргә күптән яхшы таныш кеше. Студент вакыттан ук (ИЭУиП – Икътисад, идарә һәм хокук институты) җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасы «Форпост»ны оештыручы һәм җитәкләүчеләрнең берсе булып, яшәүчеләр дә, хокук сакчылары да аларның ярдәмен бик яхшы тойган иде. Фидан Миндибаев бу юнәлештә активлык күрсәтеп, бер урында гына таптанмыйча, күп санлы конкурсларда да катнаша һәм җиңүләренең дә саны бихисап.

Әйтик, «Ел лидеры» республика, «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе булсынмы, шулай ук ТР эчке эшләр министрының А.Айдинов исемендәге һәм РФ Президенты премияләренә лаеклы булумы, 2007 елда Төньяк-Кавказ регионында контртеррорчылык операциясе барышында хәрби бурычын намуслы үтәгәне өчен медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнүләрме – боларның берсе дә буш урында барлыкка килмәгән. Шуңа да ул эчке эшләр органында бернигә карамыйча алга атлаганда гади хезмәткәрдән майор дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә мөмкин булуын раслаган шәхесләрнең берсе дә инде. Чын мәгънәсендә эчке эшләр органында хезмәт итәргә теләүче өчен өлге булып тора.


Фидан Газыймович, һөнәри бәйрәмне ничек кабул итәсез? Сезнең өчен ул никадәр дәрәҗәдә мөһим?
Аерым алганда, безнең ул гаилә бәйрәме дә булып тора. Чөнки әтием отставкадагы полковник бит. Бабайларым да хәрбиләр булып, сугышлар узган кешеләр. Шуңа күрә елга ике бәйрәмне – 10 ноябрь – эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм 9 Май – Җиңү көнен көтеп алабыз, бернигә карамастан зурлап билгелибез. Хәтта ике улым – 6 яшьлек Кәрим белән 3 яшьлек Әмир дә көтә бу көннәрне. Миңа әтиемнең йогынтысы зур булды, кечкенәдән үк аның кобурасына тотынып йөрергә ярата идем. Хәзер үземнекеләр шулай. Дөрес, башта икесе дә полицейский булмакчы иде, хәзер берсе генә, икенчесе пожарник булам дип хыяллана. Әле һөнәр сайларга иртәрәк дисәк тә, нигез кечкенәдән һәм гаиләдә салына. Шуңа күрә аларга матур үрнәк күрсәтергә иде. Бу һөнәри бәйрәмне билгеләүнең яшьләргә дә патриотик тәрбияви әһәмияте зур. Хокук сакчыларының абруен күтәрү кирәк.


Дөресен генә әйтегез әле, ни өчен полицейский булдым икән дигән үкенү хисләре кичергән вакытлар булмадымы?
Юк, бервакытта да! Алдан әйт кәнемчә, гаиләм тәрбиясе көчле булды. Алар мине, иң беренче чиратта, кешелекле булырга өйрәтте. Моның өчен бик рәхмәтлемен. Мин балачактан ук башка һөнәрне күз алдына да китермәдем. 14 яшемдә Казан Суворов училищесына кердем. Анда хәрби әзерлек программасын үзләштердем, уставны тырышып өйрәндем. Институтта да шул юнәлеш белән барырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә тырыштым. Полициядә дә хезмәтемне астан – җирдән башлап җибәрдем. Иң беренче мин рядовой булып патруль-пост хезмәтендә эшләдем. Туктап калырга ярамый, алга карап барырга кирәк. Шуны исбатлап, Россия Эчке эшләр министрлыгы Академиясенә укырга кереп, белемемне күтәрдем һәм аны менә кызыл дипломга тәмамладым. Шулай итеп, форманы 14 яшемдә кигән идем һәм шуннан бирле салганым юк. Игелекле хезмәт күрсәтү күптән гаиләбез традициясенә әверелде. Өйрәтүче, дәвалаучы һәм сак лаучы, ягъни укытучы, табиб, хокук сакчысы нәкъ шундый хезмәт ияләре дә инде.

Әтием: «Ышанычлы тылым –хаты ным ярдәм итмәсә, полковник дәрәҗәсенә җитә алмас идем», дип еш әйтә һәм болар бик дөрес сүзләр.
Әнием минем педагог, татар теле укытучысы булды. Бөтен яктан да без аның ярдәмен тоябыз, шуның өчен хөрмәт итәбез. Үземнең хатыным, заводта эшләсә дә, хезмәтемнең нечкәлекләрен аңлый. Мин әти- әниләрем белән горурланам һәм аларның йөзенә кызыллык китермәскә, үзем дә алар үрнәгендә балаларыма дөрес тәрбия бирергә тырышам. Нинди генә һөнәр сайласалар да, туры юлдан барсыннар, безнең фамилиягә тап төшермәсеннәр иде.


Хокук саклау органнары вәкилләренә хәзер зурталәпләр куела. Заман полицейские нинди булырга тиеш? Сез кадрлар һәм җәмәгатьчелек белән турыдан-туры элемтәгә керүче буларак эчке эшләр бүлегендәге вакансияләр буенча ни әйтер идегез?

– Эчке эшләр органнарында очрак лы кешеләр озак эшли алмый. Бер-ике елдан соң алар үзләре үк китеп бара. Көн саен, сәгать саен аның үз тормышы да куркыныч астында бит. Юкка гына бу хезмәтне күренми торган фронт дип атамыйлар. Чөнки бүген нәрсә булачагын алдан белү мөмкин түгел. Бөтен негативны үзең аша үткәрергә туры килә. Шуңа да алар 20 ел хезмәт дәверендә тулысынча эмоциональ яктан «туза». Кемдер моңа түзә, кемдер – юк. Һәр көнне ул билгесезлек каршында тора: өенә исән-сау әйләнеп кайта аламы-юкмы? Менә 8 ноябрьдә, һөнәри бәйрәм алдыннан үз бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләребезне искә алу чаралары да уздырылды. Полиция хезмәткәре физик, рухи һәм хәрби яктан бик әзерлекле булыр га тиеш. Гади кешеләр арасында төрле мөнәсәбәт яшәп килсә дә, шуны әйтергә кирәк, полицейскийларның үз гомерләрен куркыныч астына куеп, аларның иминлеге сагында торуын онытмасыннар иде. Бездә, әйе, хәзерге вакытта вакансияләр бар, шуңа күрә 18 яшьтән алып һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләрләрне чакырабыз. Аларга шунда ук сержант званиесе биреләчәк (армиядә хезмәт иткән булу кирәк), бөтен яктан карьера үсешендә ярдәм итәбез. Югары уку йортына керү мөмкинлеге бар. Анда укучылар, гадәттә, тулысынча дәүләт ярдәменә исәп тота ала. Кыскасы, бу хезмәттә, башка күп һөнәрләрдән аермалы буларак, тырышсаң, үсештә булсаң, дәрәҗәле хезмәткәр исеменә җитү өчен җирлек җитәрлек. Әмма кешелеклелек, принципиальлек һәм намуслылык кебек сыйфатлар синең белән бергә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев