Яшәеш
Хоккей Казанга кайта — билетлар инде сатуга чыкты
КХЛда Гагарин кубогы өчен көрәштә Көнчыгыш конференциянең 1/4 финалында "Автомобилист" белән "Ак Барс" командалары арасында бүген Екатеринбургта 4нче матч була. Уен 16:30 сәгатьтә башлана.
Бүгенге матч нинди генә исәп белән төгәлләнсә дә, әлеге сериянең инде Казан бозында дәвам итәчәге кичә үк билгеле булды. 6 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда командалар плей-оффта бишенче тапкыр очрашачак.
Бүген әлеге матчка билетлар сатуга чыкты. 19:30 сәгатьтә башланачак хоккей матчына билет бәяләре 300-900 сум тора, дип хәбәр итә intertat.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев