Хезмәт министрлыгында ана капиталын пособиягә алмаштыруны тәнкыйтьләп чыктылар
Әлеге инициатива белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Вострецов һәм Илкүләм ата-аналар комитеты җитәкчесе Ирина Волынец чыккан иде.
Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин беледерүенчә, ана капиталы урынына бала карау өчен ай саен бирә торган пособияне кертү күпкә кыйммәтрәк булачак, дип хәбәр итә INTERFAX агентлыгы.
"Бу күпкә кыйммәтрәк булачак. Депутатлар ничек хисаплаганны карарга кирәк. Минемчә, анда ниндидер фантастик саннар", - диде Максим Топилин дүшәмбе журналистларга.
"Кайберәүләр системаның асылын бутый. Нәрсә соң ул ана капиталы? Ул, беренче чиратта, туучылар санын арттыруны стимуллаштыру. Әгәр дә сүз гаиләгә ярдәм итү турында барса, бу инде башка чара булыр иде. Бик сәер килеп чыга, берсен икенчесе белән алмаштыру. Алмаштырырга кирәкми. Ә исәп-хисапны караячакбыз", - дип өстәде министр.
Гаиләгә ярдәм итү өчен ана капиталы урынына бала карау өчен пособие кертү тәкъдиме белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Вострецов һәм Илкүләм ата-аналар комитеты җитәкчесе Ирина Волынец чыккан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев