Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Хезмәт итәргә яраксыз гражданинның пенсиясе кемгә бирелә?

Хезмәт итәргә яраксыз дип табылган гражданинның пенсиясе һәрвакытта да опекунга күчереләме яки зарурлык туганда гынамы?

Монда сүз, суд карары буенча Гражданнар кодексы нигезендә хезмәткә яраксыз дип табылган балигъ яшьтәге кеше турында барадыр. Бу - гражданның психикасы какшау нәтиҗәсендә үз гамәлләренең мәгънәсен аңламавы яки алар белән идарә итә алмавы дигән сүз. Мондый кеше исеменнән, аның мәнфәгатьләрен кайгыртып опекуны эш итә (төрле килешүләр төзегәндә, шул исәптән тормыштагы вак-төяк килешүләр дә), шуңа күрә пенсиясен дә опекуны ала. Шуны да катгый белергә кирәк: алимент суммаларына, пенсия акчасына, пособиеләргә һәм инвалидны карау өчен бирелә торган башка түләүләргә опекуннарның милек хокукы юк.
Моннан тыш, опекунның эшчәнлеген опека һәм попечительлек органнары контроль астында тота. Ул, хезмәткә яраксыз дип табылган гражданны асрауга киткән чыгымнар турында әлеге оешмалар каршында хисап ясарга тиеш. Әгәр дә мөмкинлекләре чикле кешене кабат эшкә яраклы дип табалар икән, аның өстеннән билгеләнгән опека да, суд карары нигезендә, кире кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев