Пенсиянең тупланма өлешеннән баш тарту мөмкинлеге бар. Бигрәк тә, ана капиталына хокукы булып, аны кайчандыр үзенең пенсиясен арттыруга юнәлдермәкче булып та, соңыннан бу уеннан кире кайткан хатын - кызларга.
Россия хезмәт министрлыгының Ана капиталы акчасына пенсиянең тупланма өлешен формалаштырудан баш тарту кагыйдәләрен раслау турындагы фәрманы май уртасыннан гамәлдә.
Хәзерге вакытта закончалык буенча, ана капиталын яшәү - торак шартларын яхшыртуда, балаларны укытуда, инвалид балаларны тернәкләндерү максатында һәм ана пенсиясенең тупланма өлеше буларак кулланырга була. Әмма, гаиләнең бу акчаны нинди юнәлештә кулланачагы турында карар кабул итү срогы закончалыкта күрсәтелмәгән.
Әгәр дә гаилә ана капиталына яңа йорт (фатир) сатып алган икән, монда инде артка юл юк. Акча сатучыга күчерелгән була. Бу шулай ук белем бирүгә дә кагыла. Гаилә уку йортын сайлап ала һәм документларны Пенсия фондына тапшыра, шуннан соң баланың белеме өчен акча күчерелә. Ә менә пенсия белән башка хәл. Әгәр дә ана әле яшь икән, шулай да ул үзенең пенсиясенә акчаны алдан ук алып куярга дигән карарга килә. Моның өчен аңа ПФ ка гариза язарга кирәк. Тик соңыннан, "хәзерге вакытта аны башка максатта куллану дөресрәк булачак" фикеренә килеп, алдан кабул иткән карарыннан баш тарту мөмкинлеге булдырылды. Күптән түгел кабул ителгән фәрман нәкъ менә шул процессны гадиләштерү өчен эшләнелгән дә инде. Анда, хатын - кыз бу адымга барган очракта, Пенсия фондына ана капиталына дәүләт сертификатын һәм мәҗбүри пенсия иминият шаһәдәтнамәсен бирергә кирәк түгеллеге аерым күрсәтелгән.
Бүгенге көндә ана капиталын пенсиясенә күчерүче хатын - кызларны бармак белән санарлык. Россия Пенсион фонды мәгълүматларына караганда, ана капиталына дәүләт сертификаты җиде миллионнан артык гаиләгә тапшырылган. Шуларның 3,7 миллионы аны яшәү шартларын яхшыртуга тоткан. Бу юнәлешкә барлыгы 1,4 триллион сум сарыф ителгән.
Тагын 290 мең хатын - кыз ана капиталы акчасын балаларына белем бирү өчен сорап гариза язган. Бу - 15 миллиард сум тәшкил итә. Һәм барлыгы өч мең ана гына үзенең картлык көнен уйлап, әлеге акчаны пенсиясенең тупланма өлешенә күчерүләрен сораган. Гомуми суммасы - 640 миллион.
Гөлнара Вәлиева әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев