Нигә әкияттәге кебек матур Булып истә кала балачак? Әни дигән газиз җан иясе Булганга дип бирәм мин җавап.
Нигә егет чакның юләрлеген
Сагынабыз әле бу тикле?
Чөнки йолдызлардай нурлы янган
Сөйгән ярлар безне тилертте.
Без, ир-атлар, сездән башка ятим,
Хатын-кызлар, бары сез генә
Ычкынырга торган ир-атларны
Тоталасыз изге тезгендә.
Без, ир-атлар, хөрлек яратабыз,
Тырышабыз күндәм булмаска
Без ирлекне һаман күрсәтәбез,
Ә үзебез мохтаҗ юлдашка.
Ауганда да, юлдан язганда да
Ышанычлы юлдаш - хатын-кыз.
Мөмкин түгел яшәү хатын-кызсыз -
Гомер итеп була алтынсыз.
Хатын-кызга авыр кагылсалар,
Телгәләнеп китә йөрәгем.
Әйтерсең лә, сыкрап авып төшә
Таянып ял иткән тирәгем.
Акылымны җуеп тиле иткән,
Тилелектән иткән акыллы -
ул сез, и ягымлы фәрештәләр,
Ул сез шушы тормыш ялкыны.
Чәчәк димим сезне, сез үзегез
Бу тормышны чәчәк ясыйсыз.
Унсигездә, утыз, сиксәндә дә
Ир-атларның ямьле язы сез.
Без, ир-атлар, мәңге ирләр булыйк,
Сез хатын-кыз булып калыгыз.
Алышынсак, дөнья ямьсезләнер,
Дөнья күрке булсын хатын-кыз.
Равил Сәйфетдинов. 1972
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яшел Үзән шәһәре
18+
Нет комментариев