Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызлар өчен бәйрәм артык түгел бит, җәмагать!

Сигезенче март көнендә дә, ирем ашарга пешерде, дигәнгә, ышанмыйм мин. Барыбер, хатын-кыз тыпырдамыйча булмый ул.

Менә бүген дә, базарга җыелган халыкны тәбрикләп, котлап мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм ясадылар.

Кичә телевизордан кызыгып карап утырган идек бит, бушлай чәчәк таратканга. Без кемнән ким соң, әнә мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Ибраһимова бер кәрзин лалә чәчәкләре өләшеп тә йөри.

Юк инде, тересен түгел, ә шиңми торганын, хезмәттәшләре белән бергә, җан җылысын кушып ясаганнарын.

Истәлеккә бер дигән, бу чәчәк әле икенче елга хәтле дә бәйрәмебезне искә төшереп торачак, алла теләсә. Концерт куярга да безне хөрмәт итеп, тирә-күрше авыллардан мәдәният йорты хезмәткәрләре килгән иде, алар инде чыныккан халык, шәһәр артистлары шикелле тавышым ачылмаган, җылынмаган, диеп тормыйлар һава торышы нинди булуга карамастан моңлы җырлары, биюләре белән күңелне күтәрәләр, рәхмәт аларга.

Бәйрәмне алып барган Лилия Сибгатуллинаның да теләге бер генә, киләсе яз бәйрәмен яңа мәдәният йортында каршы алу. Амин, дигән, сәгатьләргә туры килсен инде.

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев