Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатлар яздым утырып

Исәнмесез, хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Сезгә Апас якларыннан кайнар сәлам!

Кулыма каләм алуымның сәбәбе - сезнең «Яшел Үзән» район газетасы. Атнасына ике тапкыр шундый эчтәлекле, матур һәм халыкчан басманы алып укуыгыз белән сез бик бәхетле икән. Әле төсле дә үзе җитмәсә! Кулыма эләккән ун санның һәрберсен йотлыгып укып чыктым. Уртасындагы «Атна вакыйгалары» безнең «Йолдыз» га да кушылып килә, алары белән танышып барабыз. Тик мине районыгызга кагылышлы язмалар җәлеп итте. Кешеләрен, андагы вакыйгаларны күреп белмәсәм дә, миңа бик кызыклы булды. Һәрберсендә гади кешеләрдән килгән хатлар да, авыл уңганнары да, файдалы киңәшләр дә - барчасы да сыйган. Хәтта газетагызда матур әдәбият ка да, башваткычларга да урын бар. Ә котлаулар гөлләргә төрелеп бирелә - үзе бер бәйрәм!
Яшел Үзән белән мине якыннарым бәйли: ике улым гаиләсе белән сезнең шәһәрдә яши, кызым да үзенә тиң ярын сездән тапты. Шуңа күрә ул якларда тырыш һәм уңган халык яшәвен газетагыз битләреннән генә укып белмим, кодагый буларак кунакка барып та күреп кайттым, киявебез дә бик булдыклы, алтын куллы.
Инде олы яшьтәге карчык булуыма карамастан, үзем дә каләм тибрәтергә яратам, истәлек язмаларым, шигырьләрем дә күп. Аларда безнең буын кешеләренең бер-берсенә шундый охшаш язмышы чагылыш тапкан. Берсен генә булса да сезнең матур газетагызда бастыра алсам, бәхетле булыр идем. Әле «Яшел Үзән»егезне почта аша да алырга исәп тоткан идем, кызганычка, башка районнар языла алмый икән. Ярар, балаларым алып кайтырлар әле. Исән-сау яшәгез, искиткеч газетагыздан аерылмагыз!

Сәлам белән, Апастан Фәүзия Шиһапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев