Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатаны төзәтергә туры киләчәк

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы мировой судьялар чыгарган карарларның кануннарга ярашу-ярашмавын да тикшереп тора. Кайда да гаделлек өстен торырга тиеш.

Прокурорның өлкән ярдәмчесе Азат Бәдретдинов биргән мәгълүматларга караганда, 7нче суд участогының мировой судьясы административ хокук бозган Е.В.Никитинга 10 тәүлеккә кадәр арест салу буенча хөкем карары чыгарган. Шуңа карамастан, тикшерү күрсәтүенчә, бу карарның законсыз чыгарылуы беленгән. Закон буенча әлеге очрак буенча административ күзәтү генә билгеләнергә тиеш булган. Бу карарга карата прокуратура протесты чыгарылып, ул яңадан карауга җибәрелгән.
Ә менә 6нчы суд участогында, киресенчә, штраф яисә административ арест салынырга тиеш булса да, мировой судья РФ КоАПның 20.21нче статьясы буенча гаепләнүче В.Шеинга 40 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш билгеләү турында карар чыгарган. Әмма бу маддә санкциясендә мәҗбүри эш каралмаган. Бу очракта да мировой судьяга үз хатасын төзәтергә туры киләчәк.

Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев