Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хат ташучылар арасында бәйге игълан ителде

2017 елның икенче ярты еллыгына газета-журналларга язылу кампаниясен стимуллаштыру һәм товар күләмен арттыруны тормышка ашыру максатыннан «Татмедиа» АҖ почтальон һәм почта бүлекләре арасында 30 июньгә кадәр конкурс игълан итте.

Конкурска йомгак сентябрь аенда ясалачак. Җиңүчеләр «Татмедиа» АҖ газеталары һәм журналларына язылу нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Төп критерий булып - 2016 елның икенче ярты еллыгына булган тираж санына карата 2017 елның икенче еллыгына тираж санының арту күләме (халык санына карата процентларда) тора, ягъни хат ташучылар хезмәт күрсәтә торган йортлар санына карата исәпләгәндә «Татмедиа» АҖ басмаларына язылучылар саны (барлыгы)).
Өч номинациядә («Иң яхшы шәһәр почтальоны», «Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны», «Иң яхшы авыл почтальоны») беренче урыннарны яулаучы почтальоннар 16644 сум күләмендә акчалата премия (шул исәптә НДФЛ 1644 сум) белән бүләкләнәчәкләр.
«Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәсе» номинациясендә «Татмедиа» АҖ басмаларына иң күп яздыручы бер бүлекчә 30 мең сумлык кыйммәтле бүләккә лаек булачак.
«Татмедиа» АҖ журналлары тиражын арттырган өчен почта элемтәсе бүлекчәсенә дә 30 мең сумлык приз тапшырылачак.
Шулай итеп, хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре, язылу кампаниясен актив үткәреп, сез бәйге призерлары була аласыз. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, тиражлар язылучылар санының йорт санына карата булган чагыштырмасыннан чыгып исәпкә алыначак.
Яраткан район газетасы «Яшел Үзән»гә язылу дәвам итә. Бакча эшләре башланганчы, почтага барып, эшегезне бүген үк тәмамлап куегыз. Җәйге матур кичләрдә район яңалыкларын укып, ял итеп утырырлык булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев