Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һәр коллективта син аны, яки ул сине өнәп бетермәгән, көнләшеп караган хезмәттәшләр табыла торгандыр ул

Коллегалар төрле була...

Элекке коллегам Зилә минем белән бер вакытта диярлек эшкә урнашты. Бу безнең якынаеп китүебезгә сәбәп булды, җитмәсә яшь араларыбыз да бер-ике ел гына. Бер зур булмаган фирмада гади менеджерлар булып эшләдек.

Зилә беренче көннән үк үзенең катлаулы характерын, карь­ерада үсү өчен барына да әзер булуын яшереп тормады. Икебез дә эшкә сәләтле, аралашучан һәм без моны эш өчен дә, тормышта да тиешенчә куллана белә идек. Үзебезгә дуслар таптык, фирмадагы хәл торышын биредә күптән хезмәт куючылардан белештек. Шулай да мин эштә үземне тыныч тотарга тырыштым, ә Зилә киресенчә: аңа барысын белергә, бөтен җиргә тыгылырга кирәк иде.


Гаилә хәлләре аркасында ярты гына көн эшләвенә карамастан, Зилә һәрвакыт клиентларны күп җәлеп итә, дәрте ташып тора. Мондый тырышлыгы өчен җитәкчелек аңа премия дә яза һәм башка мөмкинлекләр бирә.
Башта аның белән яңа кеше буларак аралашу кыенлык тудырмады, әмма бу вакытлыча гына булган икән. Зилә көннән көн күбрәк «права качать итә» башлады, тормышта киңәшләре белән туйдырып бетерде. Алдан мин шаяртып, теманы йома идем, аннары бөтенләй игътибар итми башладым.

Бу чүп кенә булган икән әле, аның эш буенча да, вак-төяк белән дә җитәкчеләргә әләкләве ачыкланды. Акылы алтын икән! Үзтәнкыйть дигән нәрсә аңарда юк та юк инде, әмма җитәкчеләр аны тырышлыгы өчен бәяли һәм үрнәк итеп куя, ә тегесе тиресеннән чыгарга шат.
Тора-бара Зилә белән аралашу эчемне поштыра, энергиямне суыруын аңладым һәм аның белән сөйләшүләрне минимумга киметтем. Ул соңгы вакытта үзенекеләрне башкалар белән чагыштыра башлады һәм үзенчә шәрехләп тә куя иде. Мәсәлән, бер сөйләшү – мин сорыйм:

– Синең әниең кем булып эшли?

 

– Заводта детальләр ясый. Ә синең?

 

– Аптекада сата.

 

– Димәк, синеке дә гади эшче, – дип нәтиҗә ясап куя.

Мин эчтән генә көлә идем, әлбәттә. Зилә бөтенебезнең шулай нер­высында уйнады. Аның кадәр җиңел акыллы да түгел кебек, ире һәм баласы бар. Ире аңардан ике тапкыр олырак, сөйләвенә караганда, Зилә аның сүзеннән чыкмый, барысы да ире ничек әйтә – шулай була. Ә менә эштә безне –коллегаларын өйрәтеп, бик белдеклеләнеп, өендә тавыш та бирә алмаганын чыгара иде, әйтерсең монда бездән өстен тора. Өстенрәк торучыларны да игътибарыннан читтә калдырмый: кайсы да булса эшкә соңгарак калып килсә, мыгырдый, хәтта җитәкчегә дә әләкли. «Та еще персона» диярсең.


Күптән түгел Зилә бездән китте: иренә башка шәһәрдә яхшырак урын тәкъдим иткәннәр. Безнең җитәкчеләр, алар өчен кулай булган хезмәткәрнең китүенә авыр суласа, без җиңел сулап куйдык. Коллективта ниндидер җиңеллек барлыкка килде. Ул киткәч без үзара тагын да дуслаштык, берләштек, эшләребез дә җырлап бара. Бөтен коллективны Зилә генә болгатып торган диярсең. Хәзер үзара сөйләшәбез дә, андыйларны беренче көннән үк үз урыннарына утыртырга кирәк икән, дибез.

Бу хатны да шуңа яздым, эш урыныгызда тынычлыкны бозганнар белән катгый булырга кирәк. Коллектив дус булганда эш тә нәтиҗәле була.

Сәлам белән, Ризәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев