2026 елның икенче яртыеллыгына язылу буенча нәтиҗәләр билгеле
Һәр ярты ел саен редакциябездә киеренке мизгелләр кичерелә, чөнки «Яшел Үзән»ебезгә язылу кампаниясенә нәтиҗә ясала.
Шөкер, абунәчеләребез саны буенча куелган планкадан түбән төшкәнебез юк әле, басма матбугатны укучылар бетеп барган заманда да тиражыбыз кимеми. Моның өчен, беренче чиратта, безне үз иткән кадерле райондашларыбыз, безнең белән бергә булган тугры дусларыбызга чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәм газетабызны укучылар белән тыгыз элемтәдә эшләүче, безнең иң төп ярдәмчеләребез – хөрмәтле почтальоннарыбыз алдында баш иябез. Аларның авыр, әмма бүгенге көндә лаексыз рәвештә рәхмәтсезгә әйләнеп барган хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, саулык телибез.
Һәм, матбугат сферасының гына түгел, авыл халкы өчен дә бик кирәкле әлеге хезмәт ияләренең тырышлыкларын бәяләү, әз генә булса да күңелләрен күтәрү максатыннан, һәр ярты ел саен алар арасында бәйге оештырабыз. Подписка чорында «Яшел Үзән»гә иң күп язылучыларны җыйган өч почтальонга, мөмкинлекләребездән чыгып, акчалата бүләкләр тапшырабыз.
Һәм 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу буенча нәтиҗәләр билгеле. Районыбызның татар телендә басылучы газетасының гомерен озынайтуга иң зур өлеш кертүче почтальоннар менә алар:
I УРЫН – «Абсолют лидер» – Олы Ачасырдан Рәмзия Шаһиәхмәтова – «Яшел Үзән» газетасына яздыру буенча сыйфатлы хезмәт өчен;

II УРЫН – «Подписка лидеры» – Норлаттан Энҗе Латыйпова – «Яшел Үзән»гә язылуда инициатива һәм активлык өчен;

III УРЫН – «Тотрыклы тираж» – Татар Танаеннан Зөлфия Минһаҗева – «Яшел Үзәнгә» язылу буенча системалы эш өчен.

Һәм «Яшел Үзән» газетасына язылуны иң яхшы оештыручылар арасында Норлат почта бүлекчәсе (җитәкчесе Альмира Хәмидуллина) I урынга лаек булды. Алар яңа узган подписка кампаниясендә абунәчеләребез санын 37 кешегә арттыруга ирешкән. Афәрин!
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Бүләкләрне тиз арада редакциябезгә килеп алуыгызны үтенәбез. Бу уңайдан сорауларыгыз булса, 5-67-02 номеры буенча бухгалтериябезгә шалтыратып белешә аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев