Һәлак булган игезәкләрне озатканда авыл халкы этләрен дә жәлләп елаган
Менә бер елдан артык инде ул авылыбыздагы хуҗасыз йортны саклый. Унбиш айга якын көн дә хуҗалары кайтуын көтә. Капка төбенә чыгып та, тыкрык башына утырып та… Урам чатыннан күренгән кешеләрне дә күз карашы белән каршы ала: “Минекеләр түгелме?” Аннан, өметсезләнеп (бәлки, өметләнеп), кабат үз нигезләренә борыла…
Дөрес, шушы вакыт эчендә, аны шатландырып, хуҗалары берничә көнгә генә булса да, берничә тапкыр кайтып китте. Тик бу көздә ике хуҗасы да, бер-бер артлы бөтенләйгә кайтып, шушы нигездән, шушы ишегалдыннан мәңгелек сәфәргә кузгалды.
21 көн аерма белән СВОда һәлак булган игезәк авылдашларыбыз Фәнис һәм Рәнис Фәйзрахмановларны соңгы юлга озатканда бик күпләр, алар белән бергә этләрен дә жәлләп елады.
–Рәнис аны бик кечкенә чагыннан, фермадан алып кайтып үстергән иде, – ди әтиләре ягыннан туганнан туганы Булат, әлеге этне берәр кеше үзебезгә алабыз дип әйтмәдеме, дип кызыксынып сорагач. – Үзе аксыл, бер колагы кара булганга, данлыклы кино герое Бимга охшатып, Бимка дип йөртте. Бик акыллы эт ул. Рәнис СВО га киткәндә инде өйләрендә кеше калмаган иде, Бимканы карарсың, ашатырсың дип китте. Шуннан бирле иректә йөри ул. Бәйләп карадым, җирләргә ята-ята елады, улады. Кешегә дә тими, кош-кортка да… Җәй буе бергә малларны арканга йөрттек, мин ашау салуга, килеп ашавын ашый да, өенә кайтып китә. Мин генә түгел, укытучы Рауза апа, аның оныгы Рамил дә ашата аны. Үзе бик тыныч булса да, беркемне капка эченә кертми. Чын сакчы инде менә! Үткән кышны бик әйбәт чыкты, гадәттәгечә, гел йөреп торды. Сукбай түгел ул. Шулай яшәргә гадәтләнгән инде. Кемдер алам дисә дә, бер җирдә тормас. Ике өй арасы ерак түгел бит, шулай йөреп торыр инде…
…Рәниснең һәлак булуын ишеткәннән соңгы көннәрдә авылның шул очындагы туганнарыма хәл белергә төштем. Юлым әлеге тыкрык аша үтә. Гадәттәгечә, Рәниснең эте (без аның кушаматын белми идек, шулай дип йөрттек) тыкрык башында йөреп тора. Сумкамда итле ризык бар иде, “Кил, әйдә, мә, сиңа да өлеш чыгарам”, – дим. Беренче аралашуыбыз булса да, йөгереп килде, күчтәнәчемне эләктереп, үз өенә йөгерде. “Өйгә кайтып ашыйм”… – диде булса кирәк.
…Хатиколар әллә кайда түгел. Алар да безнең арада. Юкса, гап-гади бер авыл эте бит инде…
Гөлсинә Хәбибуллина, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Бу кайсы район, нинди авыл
0
0