Гүзәл Удачина: Балаларның хокукларын яклау беркайчан да Конституция дәрәҗәсенә күтәрелмәде
ТР балалар омбудсмены илнең Төп законында традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү өстенлеген беркетүнең мантыйклылыгын ассызыклады.
РФ Президенты тарафыннан Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләр балаларны һәм гаиләләрне яклау өстенлеген иң югары дәрәҗәдә беркетергә мөмкинлек бирә. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына мондый фикерне Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр бала һәм балалы гаиләләрнең хокукларын яклау күзлегеннән мөһим һәм әһәмиятле.
"Иң мөһим өлешләрнең берсе - балалар Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора дигән нигезләмәнең конституция нормасы сыйфатында билгеләнүе", - дип ассызыклады Удачина.
Ул өстәп әйткәнчә, Төп закон формулировкалары артында илдә инде берничә ел бара торган процесслар тора. Сүз балачакны яклау мәнфәгатьләрендә сәясәт алып бару турында.
" Бу мәсьәләне ил Конституциясенең шулкадәр югары дәрәҗәсенә күтәрү юк иде әле. - Соңгы ун елда бездә балачак сорауларының әһәмияте кискен үсте ", - дип сөйләде Удачина.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда Россия җәмгыятендә бала хокуклары, гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, шулай ук аерым балалар турында кайгырту белән бәйле мәсьәләләр даими тикшерелде.
"Иң мөһиме - бу мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм бу өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора, - дип фикерләре белән уртаклашты Гүзәл Удачина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев