Гыйбрәтле язмыш иясе – Акъегет кызы
Мин – һөнәрем буенча, китапханәче. Кемнәр генә килми безнең китапханәгә?!
Якташларым да бик еш була – Мулла Иле, Норлат, Мамадыш-Әкил, Ачасыр, Бузай, Акъегет һ.б. авылларда туып үсеп, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче егет-кызлар. Очрашкач, исәнлек-саулык, туган-тумача турында сөйләшеп алырга да вакыт табабыз. Бер килүендә Акьегет кияве, безгә әби кунакка килде, дип әйтеп куйды. Минем, якташым янына кунакка барасым, әби белән күрешеп сөйләшәсем килеп китте. Саубуллашканда, кунакка киләм әле әби янына, дип әйтеп ташлаганымны оныткан да идем инде. Әби, теге кыз килмәде, дип хәбәр салгач, бармыйммы соң инде? Бардым.
Язның әле яңгыр, әле кар сибәләп торган моңсу бер мизгелендә әби яшәгән фатирның ишеген шакыдым. Мине кечкенә генә буйлы, күзләре генә түгел, йөзенең барлык күзәнәкләре елмаеп торган бер апа каршы алды. Вафирә апа белән күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киткәнемне сизми дә калдым.
Адәм баласы үзе кичергән кайгы-хәсрәттән һәрвакыт нәтиҗә ясый, шул үткән мизгелләрне оныта алмый газаплана. Язмышы никадәр гыйбрәтле, ачы булмасын, аны күңел түрендә йөртә. Вафирә апаның да күңелендә йөргән хатирә-истәлекләре тыңлаучы барында чишелде дә китте. Ул сөйләде дә, сөйләде, ә мин аларны ак кәгазь битләренә төшереп калырга тырышып, яздым да, яздым... Бигрәкләр дә гыйбрәтле язмыш хуҗасы булды минем әңгәмәдәшем Вафирә Сәлахетдин кызы Вәлитова...
Финляндия җире
Вафирә апалар яшәгән Акъегет авылына да 39нчы елгы ачлык кагылмый калмый.
...Бүгенгедәй хәтеремдә, 6нчы сыйныфта укып йөрим, дип сүз башлады ул. Әти, шушы ачлыктан гаиләсен сак лап калырга теләп, «вербоваться» ителеп, Финляндиягә китәргә булды. Безнең авылдан – 7, күрше Норлат, Ачасырдан тагын гаиләләр бар. Без ишле идек – әти-әнидән башка алты бала. Иң олы апага 18 яшь, ул авылыбыз егетенә кияүгә чыгып, бармый калды. Миңа ундүрт яшь, калган энем-сеңелләрем берсеннән-берсе кечкенә.
Атларга төялеп, Төрләмәгә кадәр килдек. Аннан, товар поездларына утырып, 15-20 көн бардыкмы икән, анысы күңелемдә сакланмаган. Авылдан алып киткән җиңелчә генә азык-төлек белән барып җиттек кебек. Финляндиядә уңышлы гына урнаштык. Бигрәкләр дә матур җирләр иде. Тегендә бер йорт, мондарак тагын берәү. Барысы да агачлар белән әйләндереп алынган.
Урман эчендә дә матур-матур йортлар утыра. Без, җиде гаилә, кара-каршы йортлар салып, бер урам булып яши башладык. Йортыбыз зур, йокы, ашау бүлмәсе белән бергә дүрт бүлмәле иде. Әти-әниләр эшкә чыкты. Алар, иген игеп, яшелчәлектә эшләде. Әй, урманнары матур, бай иде дә соң! Без, балалар, урманнан кайтып кермәдек – җиләк, гөмбә җыйдык. Гөмбәне фин гаиләләренә бирәбез, алар, тозлап, хөкүмәткә тапшыра иде. Әти белән бертуган абый, тәмле итеп тозлап, безгә дә гөмбә авыз иттерде.
Рәхәтнең дә михнәте була икән, бәхет тә ике яклы – шуны онытканбыз. Ике туганыма бу якның һавасы килешмәде. Еш кына авырый башладылар. Озак та тормый, ике һәм биш яшьлек туганнарым үлеп китте. Бу кайгыларны уйламаганда, бик матур, рәхәт, тук яшәп калдык ул елларда. Калдык кына шул... Рәхәт булган җирне хәтәр сагалап йөри.
1941 елның 22 июнендә безгә «сугыш» дигән афәт сүзе килеп җитте. Башта сохарилар киптерергә куштылар. Ярак лы кешеләрне сугышка озата башладылар. Әтиебезгә 55 яшь тулган, сугышка алыну яшеннән үткән иде. Беркөнне, без, балалар, мунча кереп ятканда, әни килеп, тизрәк чыгыгыз, китәбез, диде. Тиз-тиз җыенгалап, китеп тә бардык...
Бәрәңгенең кабыгын да ташламас идем
Станциягә килдек, аннан поездларга төяп җибәрделәр. Перо дигән станциягә урнаштык, анда да озак торырга мөмкинчелек булмады.
(Язманы тулысынча 26нчы санда укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев