Гыйнвар башы Яшел Үзән районында коточкыч фаҗига белән башланды
7 гыйнвар көнне Ходяш тимер юл тукталышында 2010 елгы яшүсмер поезд белән фаҗигага юлыккан.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"
Беренче мәгълүматлар буенча, үсмер наушниклардан һәм капюшоннан булган, шуңа күрә килүче поезд тавышын ишетмәгән. Машинистның каты сигнал бирүе егетне каушатып калдырган: ул куркудан кирегә түгел, ә платформа кырыена атлаган, үтеп баручы транспорт аны эләктереп уза.
Хәзерге вакытта зыян күрүче ДРКБга озатылган.
Дуслар! Тимер юл — куркыныч зона. Зинһар, рельслар янында наушникларны салыгыз, капюшонны төшерегез һәм як-ягыгызга карагыз. Бер мизгел бөтен тормышны үзгәртергә мөмкин. Егетнең тиз арада сәламәтләнүенә өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев