Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәлия: «Әни буласы килә, әмма хәзер соң инде»

Гүзәлия белән интервьюдан өзек.

«Миңа калса, һәр хатын-кызда әни булу теләге бар. Яшьлек юләрлеге белән: “Нәрсәгә миңа бала кирәк?” – дип әйткәннәрне беләм, тик вакыт үтү белән ул кызлар хыялый әниләргә әйләнде. Бала кирәкми дигәннәр хәзер үз нарасыеннан аерыла да алмыйлар.Әни буласы килә, әмма хәзер соң инде.  

Мин эгоист түгел. Балама да яхшы булсын дип телим.  Бу яшемдә тапсам, ул сау-сәламәт булырмы?! Мин аны кырыктан соң тапкач, ул мәктәп беткәндә аңа ничә яшь була соң? Әнисе карт булу аңа кыенлыклар тудырмасмы соң?!.. Чөнки мине әни бик соң тапкан һәм хәрвакыт миннән: “Это твоя бабушка?” – дип сорыйлар иде. Үземә мең төрле сорау бирәм. Бүгенге экология белән миңа түгел, яшьләргә дә авырга узу, бала табу бик авыр бирелә. Хәзер минем өчен иң мөһиме – ул сәламәтлек".

Чыганак: Татар Эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев