Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл затларыбызны Халыкара хатын-кызлар көне белән «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры Руслан Ганиев котлый

Яз, наз һәм мәхәббәт бәйрәме белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

8 Март – кояш нурлары һәм якты кәеф белән тулы, чәчәкләр һәм елмаюлар белән бизәлгән махсус бәйрәм. Аның нәкъ менә яз башында, табигать уянып, беренче сулыш алганда, барыбыз да җылылык, яңару, наз көткән бәхетле чорда билгеләп үтелүе очраклы түгел. Язгы кояшның беренче нурлары кебек, сез, ягымлы хатын-кызлар, тирә-юньне җылытасыз һәм яктыртасыз.
Тормышыгызда бәхетегез артып торсын, яратып һәм яратылып яшәгез! Сезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, иминлек, күтәренке кәеф юлдаш булсын!

«Майский» теплицалар комбинаты хезмәткәрләренә аерым рәхмәт һәм соклану сүзләрен әйтергә телим. Нәфис, сөйкемле, шул ук вакытта көчле, җавап­лы һәм максатчан туташ-ханымнар, көн саен сусыл, экологик чиста яшелчәләр һәм җиләкләр үстерү буенча җаваплы эш башкарып, оешмабыз үсешенә зур өлеш кертәсез. Кадерле хатын-кызлар, сез җылы, уңайлы һәм язгы кәеф атмосферасы тудырасыз. Бетмәс энергиягез һәм игелегегез өчен рәхмәт.

Бу көнне һәркемгә гүзәллек, шатлык-сөенечләр һәм бары тик яхшы кәеф, гаилә тотрыклылыгы, якты тәэсирләр, елмаюлар телим! Якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын һәрвакыт тоеп яшәгез, ә тормыш байлык һәм чиксез бәхет белән тулы булсын! Барлык өметләр аклансын, уңышсызлыклар онытылсын һәм яңа мөмкинлекләргә юл ачылсын!

Руслан Ганиев, «Майский» теплицалар комбинаты генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев