Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гүзәл Уразова җырлаган җырны интернеттан алырга кушканнар

Җырчы Гүзәл Уразова автор-башкаручы, шагыйрь, язучы Зөлфәт Хәкимнең иң популяр җырларының берсе булган «Нәрсә булды сиңа бүген» җырын башкарып, видео яздырган булган.

Тик Гүзәл җырның көй һәм сүз авторыннан рөхсәт сорап тормаган икән. Шул сәбәпле, проблемаларга юлыккан.

«Бу җырны интернет киңлекләреннән хуҗалары алып атарга кушканнар иде. Болай гына басып җырлап куйган идем. Ярамый икән… Соңрак шалтыратып, башка челтәрләргә таралган видеоларны да алып ташларга куштылар. Мин ул аккаунтларга хуҗа түгел бит. Һәрберсенә үзем үтенеп язып чыксам гына инде…» – дип аптырашын белдерә Уразова.

Чыганак: https://vk.com/tatartoday
Фото Гүзәл Уразованың Вк төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул жырны Гузэл Уразова кебек итеп башка беркем дэ жырламый. Сэбэбе шунда булырга тиеш!