Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гүзәл Уразова тәнкыйть утына эләккән

Гүзәл Уразова гаиләсе белән җылы якларда ял иткәндә матур-матур видеолар төшереп күңелләрне күтәрә иде дә, соңгысы тәнкыйть утына эләккән.

Җанатарлары җырчы тарафыннан кече кызы белән видео бастырылганнан соң, ул баланы дөрес тәрбияләми, дип яза башлаганнар.

Бала тәрбияләү ысулларын күпләр дөрес түгел дип саный. Видеода Гүзәл Уразованың кызы Ариана әнисе янында була һәм аның белән уйнарга теләмәүләре турында зарлана. Әнисе аның көйсезләнүенә бик тыныч карый һәм аңа сораулар бирә. Ачуланмый-нитми. Социаль челтәрләр кулланучылары шәрехләрдә баланы болай иркәләргә ярамый, дип язган. Янәсе, бала үзсүзле һәм үз-үзен генә яратучы булып үсәчәк.

Ләкин барлык язылучылар да артистканы тәнкыйтьләүчеләр белән килешмәгән. Хатын-кызларның берсе җырчының балалары бик тәрбияле, дип язган. «Гүзәл Уразова — күпбалалы әни. Аның өч кызы һәм улы бар. Тәрбия мәсьәләсендә ул кемнәрнеңдер киңәшенә точно мохтаҗ түгелдер. Шулай түгелмени?»

Ә Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев