2014 елның мартында РФ Президенты илдә илкүләм физик культура-спорт комплексы - ГТО нормаларын кертү турында Указга кул куйган иде.
Әлеге карар физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт сәясәтен тагын да камилләштерү, халыкның сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле физик тәрбия системасы булдыру максатын күздә тота. Беренче этапта оештыру һәм эшләп карау максатлары күздә тотылды. Шушы вакыт эчендә ГТО комплексын Россиянең 12 төбәгендә (шул исәптән, бездә) мәктәп укучылары үтәп карады. Икенче этапта инде (2016 ел дәвамында) ГТО илнең барлык мәктәп укучыларын һәм шушы 12 төбәктә яшәүче барлык кешеләрне дә колачларга тиеш. 2017 ел ахырында исә (өченче этап) Россиянең барлык халкы да сынау тапшырырга мәҗбүр булачак.
Өлкән буын кешесе өчен ГТО таныш нәрсә инде ул. «Хезмәт һәм оборонага әзер» (Готов к труду и обороне) - ГТО дигән сүз әнә шундый мәгънәгә ия. Совет чорында үз халкының эшкә һәм оборонога әзер булуын нәкъ менә физик нормативлар аша билгеләгән. Нормативларны исә элеккегеләре белән чагыштырып булмый. Мәктәп укучылары үзләрен биш категориядә сыный. Шушы көннәрдә, Бөтендөнья Сәламәтлек көненә багышлап, 5нче гимназия укучылары да ГТО нормаларын тапшырды. Безгә V-VI сыйныф укучыларының физик әзерлекләрен күрергә туры килде. Кызлар отжимание ясаса, малайлар турникта тартылды.
Алия ГАЯЗОВА
Тулырак - газетаның 26нчы санында.
Нет комментариев