Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Грипптан прививка: ясатыргамы, юкмы?

Үзенең социаль мөһимлеге буенча инфекцияле авырулар арасында грипп беренче урында тора.

Эпидемия вакытында авыру барлык халыкның 10-20 процентын һәм 40-60 процентка кадәр картларны зарарларга мөмкин. Ел саен гриппның авыр формасы белән авыручылар миллионнар белән исәпләнә, ә 200-500 очрагы үлем белән тәмамлана. Грипп вакытында организмда бик күп төрле авыр клиник өзлегүләр үсеш ала. Әлеге куркыныч авыруга каршы профилактика чараларын уздырырга кирәклеге көн кебек ачык.
- Грипптан прививка ясарга кирәкме?
- Грипп вируслары үзгәрүчән. Иммун системасын яңа төргә каршы әзерләүнең иң эффектлы чарасы - прививка.
- Барлык төр вакциналарның охшашлыгы нәрсәдә?
- Грипптан профилактика өчен чыгарылган барлык вакциналар да әлеге авыруга каршы ышанычлы иммунитет булдыра.
- Аермалары нидә?
- Организмга кертү методында һәм аны кайсы яшьтә ясауда. Тере вакциналар дозатор ярдәмендә сиптерелә. Үтерелгән вакциналар укол ярдәмендә кертелә. Ультриксны балаларга 6 яшьтән ясарга ярый. Совигрипп (балаларныкы) - 6 айдан, зурларныкын 18 яшьтән ясарга мөмкин.
- Прививка ясаткач күпме вакыттан соң авыруга каршы торучанлык формалаша?
- Вакцинациядән соң 14-21 көн узгач иммунитет арта һәм ул 6-12 айга җитә.
- Прививка грипптан 100% саклыймы?
- Андый югары гарантияне бер генә дәвалау, бер генә профилактика препараты да бирә алмый.
- Гриппка каршы вакцина реакция бирәме?
- Һәр төр вакцина да реакция бирергә мөмкин.
- Гриппка каршы нинди вакцинага реакция ешрак барлыкка килә?
- Ешрак тере вакцина керткәннән соң гомум реакция була. 100 кешенең 8-15ендә 38 градуска кадәр тән температурасы күтәрелергә, хәлсезлек барлыкка килергә мөмкин. Алар тиз арада үзлектән бетә.
- Вакцинаны ясауга каршылыклар бармы? Гриппка каршы прививканы кайчан ясарга ярамый?
- Сәламәтлек торышына карап, терелеп беткәнче прививка вакытлыча ясалмый тора. Бөтенләй ясарга ярамаган очраклар бик сирәк һәм андыйларга вакцинага моменталь анафилактик шок, крапивница, тавык йомыркасы аксымына Квинке шешенүе кебек реакцияләр керә.
- Хроник йөрәк авырулы кешеләргә грипптан прививка ясарга ярыймы?
- Ярый һәм кирәк. Хроник авырулар прививка ясауга каршылык түгел, ә күрсәткеч булып тора. Тик шулай да авыру көчәйгән булса, сәламәтлекнең стабильләшүен көтәргә кирәк.
- Грипп кемнәр өчен аеруча куркыныч?
- Ул һәркем өчен куркыныч. Аеруча балалар, олы яшьтәгеләр һәм хроник авырулы кешеләр өчен.
- Узган ел ясаткан идем, быел да кирәкме?
- Гриппка каршы прививканы ел саен ясатырга кирәк.
- Прививкадан соң грипп белән авырырга һәм тирә-юньдәгеләрне зарарларга мөмкинме?
- Юк.
- Елына дүрт тапкырдан да күбрәк салкын тиеп авыручы балага прививка ясарга ярыймы?
- Ярый гына түгел, һичшиксез ясатырга кирәк.
- Салкын тиеп авырганнан соң йөткерү калды. Миңа прививка ясарга ярыймы?
- Прививка ясар алдыннан хәлегезгә табиб бәя бирә. Аның рөхсәтеннән башка ясатмагыз.
- Эпидемия вакытында грипптан прививка ясатырга ярыймы?
- Әгәр дә сез вирус эләктергәнсез икән инде, вакцинаның файдасы юк.
- Бер үк вакытта грипптан да, дифтериядән дә прививка ясатырга ярыймы?
- Грипп вакцинасын, туберкулезныкыннан кала, барлык төрләре белән дә берләштерер­гә ярый. Тик алар тәннең икесе ике җиренә ясалырга тиеш.
- Узган ел грипптан прививка ясаттым, тик барыбер авырдым. Ясатудан ни мәгънә?
- Сез мөгаен башка төр вируслы инфекция белән авыр­гансыздыр, чөнки грипптан сез сакланган. Грипп белән авырган булсагыз да, ул җиңел узгандыр, шулай бит.
- Иммун системасы әле формалаша гына башлаган балаларга ясалган вакцинация зыян гына салмыймы?
- Бу алай түгел. Киресенчә, вакцина - иммун системасы өчен иң йомшак тренировка. Авыруны нәкъ менә кечкенәләр авыр кичерә һәм беренче чиратта аларны сакларга кирәк тә.
- Грипптан прививканы кай­чан ясасаң яхшырак?
- Иң яхшысы - сентябрь-ноябрь.
- Кайда ясатырга була?
- Яшәү урыны буенча поликлиникада, участок больницаларында һәм амбулатория­ләрдә, ФАПларда.
- Балаларга мәктәп һәм балалар бакчаларында прививканы ничек ясаячаклар?
- Ата-аналарга язма рәвештә мәгълүмат җиткерелә һәм алар ризалыкларын яки каршы булуларын белдереп кул куя. Ул баланың медицина документациясендә саклана. Билгеле бер көндә прививка ясаучы бригада килеп вакцинация уздыра. Әгәр дә әни кешенең бу моментта баласы белән буласы килә икән, ул яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итә ала.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев