Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Грипп белән авырмыйм дисәң

60 меңнән артык яшел үзәнле гриппка каршы прививка ясата ала. Яшел Үзән үзәк район дәваханәсенә грипптан профилактика ясау өчен вакцинаның беренче партиясе кайтты: 2610 микъдарда - балалар өчен, 11700 доза өлкәннәргә каралган.

2017 елда Яшел Үзән районында гриппка каршы халыкның 40 процентына - 60 меңнән артык кешегә прививка ясарга җыеналар. Иң беренче прививканы авыруны тиз йоктырырга мөмкин булган төркемгә керүчеләрне - балалар бакчасына йөрүчеләр, мәктәп укучылары, студентлар, мәгариф, медицина хезмәткәрләре, шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәкләр, хроник авырулары булганнар, күп халык белән элемтәдә торучыларга ясау карала. Прививка ясалуга иммунитет шул ук вакытта булдырылмый, шуңа да организмны авырудан саклауны 1 ноябрьгә кадәр эшләргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев