Грипп башка инфекцияләргә караганда авыррак кичереләме?
Грипп чынлап та башка вирусларга караганда «ярсуырак»: агулану да көчлерәк, авыруның катлаулану очраклары еш очрый. Пневмония, токсинлы инфекция шогыннан үпкәләр һәм баш мие шешенүе, менингит яисә йөрәк зарарлану - миокардит булырга мөмкин.
- Беренчедән, постель режимы саклап, табиб чакыртырга кирәк. Ул билгеләми торып антибиотиклар эчәргә ярамый - ОРВИ вакытында алар файдасыз.
- Икенчедән, тән температурасын төшерү белән мавыкмагыз. Аны күтәреп, организм саклану көчләрен активлаштырырга тырыша. Инфекцияләрнең «керү ишекләрен» - борын тирәсен һәм томау булганда гайморит куышлыгын җылыту мөһим.
- Өченчедән, күп итеп җылы чәй, морс, су эчәргә кирәк. Ул организмда исраф ителгән сыеклыкны тулыландыра. Ә менә кан тамырларын тарайта торган тамчыларны 3-5 көннән артык кулланырга ярамый. Алар борын тишеген корытып, микробларга юл ача һәм ОРВИга бактерияле авыру да өстәлергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев