Әгәр йолдыз юлына басарга теләсәң, рәхим ит...
Ел саен, танылган артист, алып баручы, юморист булырга теләүчеләр өчен кастинглар оештырыла һәм талантлы яшьләр анда бик теләп катнаша.
Кемгәдер язмыш елмая, ә кайберәүләр, киресенчә, үзенә ышанычын югалтып, күңелләре кырылып кайтып китә. Алар арасында мин дә булдым.
Барс-медиа продюссерлык үзәге еш кына шундый сайлап алу чаралары оештырып тора һәм әлеге кастинг лар танылган җырчыларга Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ленар Сәйфиев, Гөлназ Сәфәрова һ.б. сәхнә йолдызларына әверелергә ярдәм иткән.
Кастингта катнашу өчен төрле республиканың шәһәрләреннән егет-кызлар килгән иде. Бәйге өч юнәлештә үтте: алып баручы, җырчы һәм юморист. Жюри әгъзаларына барлыгы 500 анкета өйрәнергә туры килде. Нәфис сүз сөйләүчеләр арасында күбесе Габдулла Тукай шигырьләрен, ә җырлаучылар Салават Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Зөфәр Билалов кебек атаклы җырчылар репертуарын сайлаган. Нинди дә булса яңалык ишетергә өметләнгән жюри әгъзаларының, яшьләрнең җиңел юл сайлауларына кәефләре кырылды. Шулай итеп, мондый чараларның дәрәҗәсе дә, аларны уздыру ихтыяҗы да кимергә мөмкин.
Бу язмамда шуны әйтәсем килә: әгәр дә уңышка ирешергә телисең икән, моның өчен бөтен көчеңне һәм тырышлыгыңны бирергә, үзеңне жәлләмичә әзерләнергә һәм шундый бәйгедә катнашу хокукын алгансың икән, бу мөмкинлектән файдаланырга кирәк. Шундагы бер чыгышың синең йолдызлы юлыңның башы булырга мөмкин һәм аны кулыңнан ычкындырырга ярамый.
Әле күптән түгел ТМТВ оештырган кастинг шаһиты булырга туры килде. Бәйге – сәхнәгә менәргә теләүчеләргә зур мөмкинлекләр ача. Хәзерге та машачының үз зәвыгы һәм әгәр дә син чыгышың белән татар эстрадасына нинди дә булса яңалык алып киләсең, үзеңә генә хас стилең бар икән, теләгеңә ирешүне өмет итәргә мөмкин, дигән сүз.
Ләйлә Фазуллина,
журналистика факультеты студенты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев