Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әгәр хезмәткәрдә коронавируска шик булса? Бу уңайдан Яшел Үзән POZIS ында өйрәнүләр узды

Өйрәнүләргә заводның төп бүлекчәләре җитәкчеләре җәлеп ителде. Бу чарада катнашучылар, предприятие хезмәткәрендә инфекция билгеләре турында мәгълүмат булган очракта, дөрес һәм бердәм гамәл кылулырын күрсәтте.

«Йөткерү, томау, баш авыртуы һәм температура, ахрысы». Өйрәнүләр буенча, мондый зарлар белән предприятиенең фельдшерлык сәламәтлек пунктына компания хезмәткәрләренең берсе мөрәҗәгать иткән. Медиклар шунда ук чаралар күрүгә керешә: эш урынын дезинфекцияләү, пациентны изоляцияләү, авыруларга контактта булучыларны ачыклау буенча җаваплы хезмәтләргә мәгълүмат тапшыру. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, пациент белән бәйләнештәге барлык медперсонал махсус саклау костюмнарын, битлекләрне, күзлекне, бахилларны, перчаткаларны кия. Һәр гамәл паникасыз һәм хокук бозуларсыз эшләнә, предприятиедә мондый команда-штаб өйрәнүләренең беренче генә булуга карамастан, тиешле дәрәҗәдә башкарыла.

Укуларның барлык этаплары реаль вакыт режимында предприятие җитәкчелегенә доклад ясадлы һәм видеоэлемтә аша трансляцияләнде.

- Барлык тиешле хезмәтләр һәм вазыйфаи затлар махсус инструктаж үттеләр, предприятиедә һәр җитәкче, авыру билгеләре булган хезмәткәр ачыкланган очракта, эш эзлеклелеген белә. Мондый команда-штаб өйрәнүләрен уздыру - компаниянең тиз хәрәкәтләнүгә әзерлеген бәяләү өчен яхшы мөмкинлек, - дип ассызыклады "ПОЗиС" АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев