Мәрхәмәтсез һәм кырыс заманада яшибез.
Урам чатларында хәер соранып торучылар, шыплап тулган картлар йортлары, яңа туган сабыен сумкага салып чүплек савытына ташлаучы аналар - бүгенге тормышның гадәти эпизодларына әйләнде.
Күрәбез, ишетәбез һәм юлыбызны дәвам итәбез. Хәзер киресенчә, яхшы гамәлләр каршында югалып калабыз, аны кылучыларга исебез китеп карыйбыз кебек. Чөнки кешелеклелек, миһербанлык сыйфатлары тутыга бара. Шулай да, бөтенләй төшенкелеккә бирелергә сәбәпләр юк әлегә. Бар арабызда күңелләренә бөтен дөньяны сыйдырырга әзер юмарт затлар, бар. Мәсәлән шундыйларның берсе Мулла Илендә генә. Ул - үз канаты астына дүрт әбине сыйдырган Фирдәүсә Хөсәенова. 26 ел Албаба май заводында хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан бу ханым шушы арада 60 яшен тутырып, үзе дә олы якка аяк баса. Тик кеше мәшәкатьләре эчендә кайнап яшәгәнгәдерме, гел хәрәкәттә булгангадырмы, аның картаерга вакыты юк. Язмыш аның үзенең дә башыннан гына сыйпап тормаган, 23 ел элек тормыш иптәшен җирләгәннән соң, өч малайны бер үзенә аякка бастырырга туры килә аңа. Гомеренең иң матур чагында тол һәм яклаучысыз калган хатынга усал телләргә дә, рәнҗетүчеләргә дә түзәргә туры килгәндер, әлбәттә. Шулай чыныккан ул, явызланмаган. Киресенчә, энергиясен юк-барга түгел, ярдәмгә мохтаҗ 8 карчыкка, балаларына сарыф иткән. Бүгенге көндә уллары үз ояларын корган, читтә яши. Тик Фирдәүсә апа мәшәкатьсез көн итәргә өйрәнмәгән. Кыр хәтле өйдә бер үзең нишләргә кирәк?! Шулай итеп, картлар йортына җибәреләсе 4 әбине тәрбиягә ала. Галия Сафиуллина инде гүр иясе, урыны җәннәттә булсын, рәхмәтле булып киткәндер.
- Фирдәүсә апа, кыен түгелме өч әби карыйсы?
- Бер кыенлыгы да юк аның. Бер-берсенә ярдәмләшеп яши алар. Әлфия апа Мөхетдинова гомере буе Норлат дәваханәсендә санитарка булып эшләде, үзе табиб кебек, файдалы киңәшләрен бирә. Нурания апа Нигъмәтҗанова алып кайтканда утырып шуышып кына йөри иде, мин аны ылыс суы белән дәвалап, биш айда аякка бастырдым.
- Бер тәрбияләнүчең башка дин кешесе. Аны ничек алырга булдың?
- Надежда Юдина - Косякаудан. Социаль яклау оешмасыннан шалтыратып, психик авырулар диспансерына бирәсе килми, дигәч, китерегез, дидем. Менә шулай яшәп ятабыз. Аларның һәрберсе аерым бүлмәдә, төнгә чиләк куям, күзгә бәреп тормаслык тонык ут калдырам. Йомышлары төшсә, шул чиләк капкачын кагып чакыралар. Атна саен мунча кертәм. Әбиләрем казылык, балык ярата. Өй эшләрендә бик ярдәм итәселәре килә, булышырга тырышалар. Исән-сау гына булсыннар, - ди Фирдәүсә апа.
Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, диләр. Тирә-юнебездә киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр булганда яшәү, тормыш та яктырак тоннарда күренә. Бигрәк тә карт кешеләргә. Олыгайган көннәрендә Фирдәүсә Хөсәенованың үзенә дә шундый кадер-хөрмәт күрергә насыйп итсен.
Гөлнара Вәлиева.
Автор фотосы.
Нет комментариев