Әгәр сез эшегездә алыштыргысыз белгеч икән, «югарыга үрмәләү» турында уйламагыз да!
Әгәр түрәгез даими каныга икән, нәфрәтегездән сездә 42 мускул эшли, ә аңа урта бармагыгызны күрсәтү өчен нибары 4 мускул җитә...
Әгәр ат кебек эшләсәгез, солыга җитәчәк...
Әгәр берәүдә эшкә аллергия икән, аны хезмәт хакының «доза»сын арттыру белән дәваларга мөмкин.
Әгәр түрә ялга китә икән, аның кул астында эшләүчеләргә чираттагы ялдан башка өстәмә ял булачак...
Әгәр түрәгез сезнең белән ягымлы сөйләшә башласа, белегез, тиздән икегезнең берегезне эштән куачаклар...
***
Дөньяда барысы да премия алу өчен тырыша, ә бездә, киресенчә - премияне югалтмас өчен тырышалар.
Коллективта кысрыклыйлармы? Түрә булыгыз, аларга сезнең белән килешергә туры киләчәк!
Иртән уянганнан соң, үзегезне реанимациядәге кебек хис итсәгез, һичшиксез, сезгә ялга китәргә кирәк!
Түрә ул - искитмәле кеше: «арт» белән кабул ителгән карарны һәр кеше тел белән әйтеп бирә алмый!
Кешене ике нәрсә эшләргә мәҗбүр итә: хезмәт хакы алу һәм аны югалту...
Түрәләрнең эшләре булмаган вакытта буйсынучыларның проблемалары күбәя...
Сынамыш: эшкә йөрү - акчага...
Ничек кенә тырышып эшләсәң дә, синнән азрак эшләп, күбрәк хезмәт хакы алучылар, һичшиксез, булачак.
Түрә турында йә яхшы сүз сөйлә, йә яңа эш эзлә...
Искитмәле хәл: атна башында эшләү теләге бөтенләй булмаса да, атна ахырына таба ул кими бара...
Уйлап эшләп акча табучылар - акыллылар, ә алар үзләре зирәкләргә эшли...
Ат эшли алырдай эшне башкару өчен ат көче, ат сәламәтлеге һәм ат акылы кирәк...
Авыр эшкә урнашуы җиңелрәк...
Тыныч йокы гомерне генә озайтып калмый, эш сәгатен дә кыскарта ...
Нияз Бишбалта.
Казан
Нет комментариев