Гозерегез, яисә сорауларыгыз бармы?
21 гыйнварда Яшел Үзән шәһәрендә социаль яклау бүлеге тарафыннан әти-әниләре алимент түләүдән качып йөргән, балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны бердәм кабул итү оештырыла.
Бу чарада суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Рәхәт» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге катнашачак.
Кабул итү 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Яшел Үзән шәһәренең Карл Маркс урамында урнашкан 57В йорттагы 6 кабинетта узачак (социаль яклау бүлеге).
Моңа алдан язылу өчен телефон: 4-16-62, 4-22-97.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев