Госэкспертиза Саба районында чаңгы-тау комплексы төзелешен хуплады
Татарстанның Саба районында чаңгы-тау комплексының беренче чиратын төзү проекты хупланды.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Проект документациясенә уңай бәяләмәне Татарстан Республикасы Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәяләр идарәсе бирде.
Комплексны Саба районының Иләбер авылы янында төзү планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, төзелешнең беренче этабында җир эшләре башкару, фундаментлар һәм нигезләр төзү, тышкы электр челтәрләре һәм элемтә линияләрен үткәрү, технологик җиһазлар урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү каралган.
Моннан тыш, проект ясалма калкулык һәм өйрәнү өчен тау чаңгысы трассасы булдыруны, чаңгы трассасы һәм күтәрткеч юл төзүне күздә тота. Төзелешнең беренче этабына 162 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Автор: Гөләндәм Фәтхуллина
«Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев