Гөрләсен лә шунда, бармыйм!
Яшьлегендәге заманны сагынып яшәүче райондаш бабайдан килгән хат.
Фото: "ЯҮ" архивы
– Бүген эш көнегез минем шалтыратудан башлана инде, кызлар. Хәерле иртәләр, исәнмесез! – дип башлады сүзен трубканың теге башындагы, үзе белән таныштырырга теләмәгән абзый. – Сабантуй мәсьәләсен күтәреп шалтыратуым, әзрәк вакытыгызны алыйм әле, яме.
Беләсезме, минем инде Сабан туена чыкмаганга җиде-сигез ел бар. Олы яшьтә булсам да, сәламәтлегемнән зарланмыйм, Аллаһка шөкер. Чыкмауның сәбәбе авыру-сырхау да, картлык та түгел. Ачуымны чыгара хәзерге «милли» бәйрәмебез, кәефемне төшерә! «Милли» сүзен куштырнаклар эчендә әйтүем – чөнки аның рухы юк анда бүген. Сабантуй хәзер бәйрәм дә түгел ул, ә театральләштерелгән тамаша.
Минем сөйләгәннәрне газетада бастырмассыз да инде, чөнки сүзләрем кемнәргәдер «неугодный» һәм «неудобный». Сабантуйлар хәзер ясалма, кемнәргәдер нәрсәдер күрсәтү өчен уздырыла, ә халык чын күңелдән бәйрәм итсен өчен түгел.
Кыйммәтледән-кыйммәтле бүләкләр өләшәләр, тузга язмаган суммада акчалар түгәләр. Ул чакырылган артистларга бирелгән акчаны мин бөтенләй аңламыйм. Нәрсәгә алар, әйтегез әле? Безнең үзебездә җырчылар беткәнме? Шул акчага балалар өчен бөтен уеннарны бушлай ясасалар, әҗер-савабы булыр иде, шатланырлар иде сабыйлар.
Югыйсә, күп кенә ата-аналар балаларына рәхәтләнеп бәйрәм дә күрсәтә алмый бит, бәяләр тешләшә. Бер яшь әнинең баласына гына унөч мең сум акчасы чыгып китүен, барлык күңел ачу, уен зоналарына бәяләр аркасында якын бара алмавын сөйләгәнен күрдем интернетта.
Нәрсә инде бу?! Милли халык бәйрәме шундый булырга, кемнәр өчендер кесә калынайту урынына әйләнергә тиешме? Шаккатмалы суммалар бит! Авылларда ишелгән-тишелгән нәрсәләрне төзәтергә-ямарга, юллар ясарга, клуб төзергә финанслар юк. Шул эстрада артистларына бирелгән акчага әллә ниләр эшләп булыр иде, халыктан җыелган үзсалым янына кушып җибәрсәң.
Әнә быел кайсыдыр районда чакырмаганнар андый кыйммәт җырчыларны, үзләрендәге үзешчәннәр генә чыгыш ясаган һәм бөтен халык канәгать калган. Үрнәк бу!
Әй, язасыз, күрсәтәсез, гөрли Сабантуйлары, дисез. Гөрләсен шунда, бармыйм! Халыкчанлыгын, борынгы рухын, тәмен югалтты милли бәйрәмебез. Әйтмим, бик төсле, ялтыр-йолтыр, матур, бай ул хәзер. Әмма гади түгел.
Эх, мин малай чактагы Сабантуйларны кайтарып булмый инде! Гап-гади чигелгән сөлге көрәш батыры өчен иң кыйммәтле бүләк иде бит! Хәзергеләр көрәшер сиңа бер сөлге өчен! Машина бүлешә алмыйлар!
Менә шуларны һәм тагын бик күп нәрсәләрне әйтәсем килгән иде. Озын сүзнең кыскасы, хәзер Сабан туе – хезмәт туе түгел инде, ә театр.
Ачуланмагыз, иртән үк шундый зарлар белән шалтыратканга. Йөрәк авырта милли бәйрәмебез өчен, йөрәк!
Хушыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев