Горький шоссесын 6 полосага кадәр киңәйтү 2022 елда башланачак
Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
"М7 башыннан ЗАГС боҗрасына кадәр Горький шоссесы алты полосалы булачак. Ә тимер юл күпере Боҗра тимер юлы проектына керде. Анда өстәмә тимер юл күпере төзеләчәк. Гамәлдәге күпер буенча ике вариант карала һәм хәзер техник-икътисади нигезләү бара. Яки без, тимер юлчылар тәкъдим иткәнчә, тоннель ясыйбыз, бу иң арзан карар, яки аны яңадан төзибез ", - дип сөйләде Миндортранс башлыгы.
Ул искә төшергәнчә, Вознесенск тракты төзелешенә 6 млрд сум бүлеп бирәчәкләр, Горький шоссесын төзекләндерүгә 3 млрд сумнан артык, ә Осиновская урамы буенча юлларга 1 млрд сумнан артык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев