Горький исемендәге заводта токарьлар ярышты
Беренчелек өчен 14 оста көрәште. Аларны ике юнәлештә: шәхсән һәм бригада сынавында бәяләделәр. Яшел Үзәннең суднолар төзү заводында "Үз һөнәренең остасы" бәйгесе инде матур традициягә әйләнде. Конкурста катнашучылар ике төрле - теоритик һәм практик бирем үтәде. Беренчесе токарьлар өчен бер сынау кебек булды: билетлар буенча бирелгән вакыт эчендә әзерләнеп, комиссия...
Беренчелек өчен 14 оста көрәште. Аларны ике юнәлештә: шәхсән һәм бригада сынавында бәяләделәр. Яшел Үзәннең суднолар төзү заводында "Үз һөнәренең остасы" бәйгесе инде матур традициягә әйләнде.
Конкурста катнашучылар ике төрле - теоритик һәм практик бирем үтәде. Беренчесе токарьлар өчен бер сынау кебек булды: билетлар буенча бирелгән вакыт эчендә әзерләнеп, комиссия алдында җавап бирделәр.
Бәйге нәтиҗәләре буенча диплом һәм истәлекле бүләк белән, шәхси зачетта III урын өчен 16нчы цех токаре Азат Гайфуллин бүләкләнде, 14нче цех токаре Рәшит Ибәтуллинга II урын бирелде. "Үз һөнәренең остасы" исемен 13нче цех токаре Илгиз Каюмов яулады. Команда зачетында III урын 4нче цех бригадасына бирелде, II урында 26нчы цех, ә I урын 9нчы цехныкы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев