Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Горький исемендәге завод — сыйфат өлгесе

Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында 22570 проекты буенча төзелгән «Свияга» транспорт догы «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсының федераль этабы лауреаты булды. 2016 елда әлеге бәйгедә республикабызның 98 предприятиесеннән 177 номинант катнашты һәм аларның 59ы лауреат исеменә лаек дип табылды.

Горький исемендәге завод төзегән корабльләр һәм суднолар үзләренең сыйфатлы булулары белән дан казанды. Бу оешма гыйнвар аенда кабат «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының җиңүчеләре рәтенә керде. «Продукциясенең сыйфаты, җитештерү срокларының катгый үтәлүе буенча Россиянең бер генә суднолар төзүче заводын да Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы белән тиңләрлек түгел». Бу сүзләрне РФнең оборона министры урынбасары Юрий Борисов интервьюларында бер генә ассызыкламады инде. Санкт-Петербургның «Алмаз» конструкторлык бюросы проекты буенча яшел үзәнлеләр тарафыннан төзелгән «Свияга» йөзмә транспорт догының «Техник-җитештерү продукциясе» номинациясендә лауреат булуы - горурланырга тагын бер сәбәп.
Әлеге док («Свияга») - үзенчәлекле судно. Ул корабльләрне һәм судноларны бер пункттан икенче урынга күчерү, аларга док тикшерүе уздыру, һәм шулай ук төзекләндерү предприятиесен тәэмин итү максатына төзелгән. Нигез салу церемониясендә Россия Герое, вице-адмирал Алексей Буриличев: «Мондый йөзмә доклар Төньяк флот судноларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен билгеләнгән. Ул эчке су юллары буенча корабльләрне һәм судноларны төньяктан көньякка транспортлаячак», - дигән иде.
Исегезгә төшерәбез: заказ бирүчесе Россиянең оборона министрлыгы булган йөзмә докны төзү килешүенә 2012 елның язында кул куелып, шул елның 30 ноябрендә аңа нигез салынган иде. Суга 2014 елның 6 ноябрендә төшерелде. Россиянең хәрби-диңгез әләмен күтәрү тантанасы 2015 елның 17 декабрендә Северодвинскида булды. Шул вакыт аралыгында 22570 проекты догы үзен уңай яктан гына күрсәтеп, РФнең хәрби-диңгез флоты составына ышанычлы бердәмлек буларак кабул ителде.
«ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 24 гыйнварда Казан Ратушасында булды.
- Бәйге нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикабызда конкуренциягә каршы торырлык хезмәт күрсәтелә һәм товарлар җитештерелә, инновацион проектлар тормышка ашырыла, югары сыйфатлы продукция үзләштерелә, - дип ассызыклады ТРның җитештерү һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев