Горький исемендәге завод исеменнән котлый
Хөрмәтле яшел үзәнлеләр! Сезне чын күңелемнән мөселманнарның изге бәйрәме - Корбан Гаете белән тәбрик итәм!
Мөселманнарның иң зур һәм мөбарәк бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете. Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән районыбызда Корбан бәйрәме зурлап үткәрелә.
Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, яхшы эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне, гөнаһларыбызны ярлыкауны чагылдыра. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән.
Изге Корбан бәйрәме көнендә кылган догаларыбыз кабул булсын, изге ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Йортларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә - иман нуры, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык һәм мәхәббәт хисләре иңсен. Бу мөбарәк көннәрдә тәкәбберлекне ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып, бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышырга кирәк. Чиксез киң күңеллелек һәм ихлас шәфкатьлелек - бу изге бәйрәмнең нигезе. Корбан бәйрәме һәр гаиләгә күңел тынычлыгы, сабырлык, рухи байлык һәм якты өметләр китерсен, районыбыз һәм шәһәребез хакына яңа эшләр өчен көч өстәсен.
Барыбыз да изгелек эшләргә ашыгыйк!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Ренат Мистахов
"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев