Кышкы юллар хәтәр. Аз гына саксызлык күрсәттеңме, йә булмаса, игътибарсызлык, ДТП чыгасын көт тә тор. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре дә энә өстендә утырган кебек. Кышкы буран булсынмы, таш яусынмы, алар һаман юлда - сакта. Без күрмәгәнне аларның очлы күзләре тиз күрә.
Менә, мәсәлән, 9 декабрьдәге рейд барышында алар кагыйдә бозуларны адым саен теркәп торган. Шәһәрнең Заикин һәм Ленин урамнарында алар җәяүлеләр катнашындагы профилактика чарасы уздырган. Нәтиҗәдә 16 машина йөртүченең җәяүлеләргә юл бирмәү очрагы теркәлгән. Әлеге кагыйдәне бозган өчен штраф та кечкенә түгел, шуңа карамастан, автомобильчеләрне ул сагайтмый. Җәяүлегә тиешле урында юл бирмәсәң, 1500 сум штраф чыгарып салырга кирәк. Ике машина йөртүче иминлек каешын эләктермәгән (штраф - 500 сум), ә икесе кече яшьтәге балаларын креслосыз-нисез генә автомобильгә утыртып чыккан. Аларга хәзер 3 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.
- Бу елның 11 аенда район һәм шәһәрдә 113 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде, - дип сөйли Яшел Үзәннең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - 19 юл корбаны булды, 154 кеше җәрәхәтләнде. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда ДТПлар саны 19га кимеде, юл корбаннарының саны шул дәрәҗәдә калып, җәрәхәтләнүчеләр 9 кешегә артты. Җәяүлеләр юл чыга торган урыннардагы ДТПлар 10га җитсә, 12 кеше төрле дәрәҗәдәге травмаларга дучар ителде. Былтыр андыйлар 8 булган иде. Әгәр дә машина йөртүчеләр йөрү тизлеген арттырмаган, обгоннар ясамаган булса, бәла-каза да чыкмас иде.
Рамил Идиятуллин аңлатуынча, ДТПларның күбесе җәяүлеләр юл чыга торган урыннарда ясала. Җәяүлеләр дә ашыга, машина йөртүчеләр дә. Ашыккан ашка пешкән, дип, тиктомалга әйтми инде халык. Юлда ул төп девиз булсын иде дә бит. Җәяүлеләргә дә уяу булырга кирәк. Юлга кереп киткәнче туктап, башта як-ягыңа карап алу гомерне саклап калырга мөмкин. Юлда кем булмас та, нинди автомобиль йөрмәс. Әйтик, атна саен рульдә күпме исерек йөртүче тотыла. Андыйларга сине бәреп китү берни тормый.
Ашыкмагыз, экономияләгән вакытка караганда гомер кадерлерәк. Автомобильне туктату өчен -минутлар, ә гомерне өзүгә секундлар да җитә.
Сәхифәне Әлфия Зыякаева әзерләде.
Нет комментариев