Яшәеш
Гомерем бетмәгән икән
Күршем Нәсимә апа белән мунча кергән идек. Мунчабыз өлгереп җитмәгән, исле булды. Мунчада аңымны җуеп егылганмын, җитмәсә башым да тишелгән.
Нәсимә апа, хәле җиңелрәк булган ахрысы, урамга чыгып, күршеләрне чакырган. Фәхретдинова Лилия һәм аның кызы Алия, Бикмуллина Фәридә тиз генә кереп, мине мунчадан күтәреп алып чыкканнар, ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Сеңлемә дә хәбәр иткәннәр. Сеңлем белән кияү дәваханәдән башымны тектереп тә кайттылар. Хирургия бүлегендә эшләүче Гөлнара бик игелекле, үз эшенең чын остасы. «Ашыгыч ярдәм» дә эшләүче Миләүшә дә (фамилиясен белмим), Зөбәерова Фәрдия дә бик миһербанлы кеше булып чыкты.
Әле менә сеңлемнәрдә «кунак булып» ятам. Бик карыйлар.
Менә шулай, барысы бергә җыелып, мине үлемнән алып калды шушы игелекле авылдашлар.
Нурдидә Вәлиуллина.
Норлат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев