Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гомер юлын парлап үтү – бәхет

Вәлиуллиннар гаиләсе тиздән тимер туйларын билгеләп үтә.

Редакциядә эшләгәч, инде озак еллар котлауларны үзебезгә язарга да, укучыларыбыздан килеп ирешкәннәрен дә укырга туры килә.
Иң изге, матур теләкләр белән еш кына тигез картлык телибез, дип тә өстәргә онытмыйлар. Ә бит яшьлектә кавышкан парың белән гомер буе бергә атлау, олыгайгач та бер-береңә терәк булып яшәү, нинди зур бәхет! Тигез картлык һәркемгә дә тәтесә икән!

Акъегет авылында гомер итүче Вәлиуллиннар гаиләсе белән танышып кайтканнан соң да, озак уйланып йөрдем әле. Шөкер, Аллаһ Тәгалә аларга гомерен дә, тигез тормышын да бүләк иткән. Көзен Фәридә һәм Равил Вәлиуллиннарның бергә гомер итүләренә 65 ел тула. Мондый төр юбилейны тимер туй дип атыйлар. Юбилярларыбыз икесе дә Акъегет авылыннан, Фәридә әбигә – 91, Равил бабайга 89 яшь кенә әле.

– Туганнан бирле шушы авылда без, – дип сүзен башлады хуҗабикә. – Читкә китү турында уйлап та карамадык, шәһәрне, гомумән, яратмадык. Колхозны күтәрик, дип көне-төне эштә булдык. Балачагыбыз дәһшәтле сугыш елларына туры килде, шуңа да безгә җиңелләрдән булмады. Сугыш бетү турындагы хәбәрне ишетү әле дә истә, әй андагы шатлык лы күз яшьләре... Сөйләп, аңлатырлык түгел, – дип искә ала Фәридә әби.

Эш күп, заманасы авыр дип тормаганнар ул чакта, итәк тутырып баласын да тапканнар, үстергәннәр һәм хөкүмәттән бернинди ярдәмгә дә өмет итмәгәннәр. Вәлиуллиннарның иң зур байлыгы – балалары. Өч кыз, өч уллары да исән-сау. Илһамнары төп йортта төп ләнеп калган, хатыны Сөмбел белән өч кыз тәрбия ләп үстергәннәр. Бик тырыш лар, күпләп мал-туар, өч сыер асрыйлар, әти-әниләре кебек булсын дип, тырышып яшиләр. Ике уллары Роберт һәм Илшат гаиләләре белән – Норлатта, ә кызлары Гөлсинә, Һидая, Гөлинә Яшел Үзәндә төпләнгән. Бармакларны бөгә-бөгә санап чыккач, 16 онык, 32 онык чык барын да белдек. Менә бит ул байлык кая?! «Балаларыбыз кайтып йөри, күбәү булсак та, сыябыз, күңелең иркен булу кирәк», – ди юбилярлар.

Үземнең гаилә стажым әллә ни зур булмаганга, шушындый парлар белән очрашкач, бәхетле яшәүнең серен сорамыйча калмыйм. Равил бабай кияүдә булуыбызны белүгә, киңәшләрен үзе үк сөйләп китте.

– Шундый озын гомер кичердек кебек, әмма бик тиз узып китте ул. Әйтерсең лә, бер көнлек тормышта яшибез. Шуңа да аны тыныч уздырырга, бер-береңә юл бирергә кирәк. Менә, мәсәлән, ирең азрак салып кайтса, ничек каршы аласың? Өйдә тавыш чыга икән, икенче тапкыр кайтасы да килми бит ул. Ә мин хатынымнан, тормышта төрле чаклар булгандыр, бервакытта да начарлык күрмәдем. Яшьлектә эштән башканы белмәдек, гел хезмәттә булдык. Хәзер менә күңелем белән әллә ниләр майтарып атар идем дә, булмый шул... Бүген бик рәхәт тормыш, мохтаҗлык юк, көн дә кунак ашы диярсең, шөкер итәргә генә кирәк. Шулай да, элеккеге чаклар күпкә күңелле иде. Кич чыксаң, гармун тавышы, авыл гөҗ килеп тора. Ә хәзер урамда бушлык, – дип моңсуланып та алды Равил бабай.

Гомумән, олыгайган саен күңел нечкәрә, үткәннәр уйландыра, сагындыра икән ул. Фәридә әби дә, Равил бабай да дин юлында, биш вакыт намазны калдыр мыйлар, ел да уразасын тотып, корбан чалдыралар. Әле менә бу авыру вакытында Равил бабайның мәчеткә йөри алмавына эче поша. Һәм, әлбәттә инде, яраткан газеталары «Яшел Үзән»не көтеп алып, укыйлар икән, рәхмәт яугыр лары. Фәридә әби максатыбыз газетага язу икәнен белгәч, авыл фельдшеры Рәмзия Нотфуллина турында да фикерләрен җиткерергә ашыкты. Инде олы яшьтә булгач, медицина ярдәменә еш мохтаҗ буласың. Ә акъегетлеләр авыл фельдшерыннан бик уңган. «Көн дими, төн дими, килә дә җитә. Аның кебекләр бик сирәк ул!» – ди Фәридә әби. Чынлап та, Рәмзия ханым кебек шәфкать туташлары һәр авылда булса икән!

(Язманы тулысынча газетабызның 61нче санында укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев