Аллаһ Тәгалә 100гә кадәр озын гомер биреп, шул яшькә кадәр аек акылың һәм зирәк зиһенең дә сакланса, бу чын мәгънәсендә язмышның зур бүләге. Ә шул гомер яшәүчеләр якны-тирәдәгеләр өчен - аяклы тарих.
Карашәм авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Дан ордены кавалеры Габбас абый Сираҗиевне шушы төбәк өчен хәзинә чыганагы дип атасак та, ялгышмабыз. Беренчедән, ул, шөкер, 97 яшендә кадер-хөрмәттә гомер көзен кичерә. Икенчедән, авылда исән-сау яшәп ятучы бердәнбер сугыш ветераны буларак, авылны туплап торучы, барлык матур истәлекләрне саклаучы олы шәхес.
Бөтен гомерен мәгарифкә багышлаган Габбас ага бүген дә авылдашларына, районга кирәклеген тоеп яши. Ходай Тәгалә сөеп биргән гомеренең минутын да бушка уздырмый ул хәзер: хәтер сандыгындагын киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә тырыша.
Узган ел, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткәндә, авылның мәчет тарихын язып, кызы Фәүзия ярдәме белән аны эзлекле туплап, китап итеп чыгарды һәм тантаналы бәйрәм чараларының берсендә аны мәчеткә тапшырды. Бик күп авылдашларына бүләк итеп тә өләште.
Хәйрия акчасына 60тан артык мәчет салдырган Оренбур бае Әхмәт Хөсәенов төзеткән мәчетнең тарихы зур. Аның турында белергә теләүчеләр дә күп. Әнә, мәчетнең беренче мулласы Нәбиулла Вәлиевнең оныгы бу китапны Америкадан ук соратып җибәргән.
Бүгенге көндә Габбас абый актив тормыш рәвеше алып бара. Казаннан төрле экспедицияләр белән кайтучы студентлар да иң беренче аңа мөрәҗәгать итә. Ә аның хәтер сандыгы иркен: халкыбызның рухи байлыгы, тарихы сыйган. Хәзер Габбас Сираҗиев авылының чишмәләр тарихын төгәлләп килә. Чиратта - авыл тарихына багышланган китабы. Ул китаплар да көтеп торучыларына, музейларга, туган якны өйрәнүчеләргә, Тау ягының чын патриотларына тизрәк барып җитсен дә рәхмәт сүзләре ветеранга барып ирешсен иде.
Бәйрәм белән, кадерле ветераннар, көннәребез имин, күгебез аяз булсын!
Гүзәл Минһаҗева
Нет комментариев