Гөмбә генә җыеп йөреп булмый, чикләвек тә бар бит әле.
Аның да үз вакыты, иртә җыйсаң – өлгереп җитмәгән, соңга калсаң – ботагын бөккәндә үк коелып, әрәм була.
Ә җирдән табармын димә аннары.
Быел чикләвек күп, әмма кортлы, җәмәгать. Җиделе кишәнкәдә нибары бер ашарлык чикләвек чыкканнары бар. Обидно! «Оооо, җиделеее», - дип өзәсеееең, ә андааа «пшик»...
Ярар, көн саен ашап, тамак туйдыра торган ризык түгел, теге, кайвакытта әллә нәрсә авыз итәсе килгәндә күңелне басар өчен генә инде. Булган кадәрсе белән саулыкта сыйланырга язсын.
Кемнәр җыйды чикләвек, дуслар? Ничә стакан булды?
#яшелүзәнжурналисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев