Гөлназ Сәфәрова: «Җиңелгән, елаган очракларым булды»
Иң мөһиме – җиңү түгел, катнашу. Кайберәүләр өчен җиңелү зур кайгы булса, кемдер моны җиңел генә кабул итә белә. Кайсы мөһимрәк соң: җиңүме, катнашумы?
«Минем өчен һәрвакыт җиңү мөһим иде» Гөлназ Сәфәрова, алып баручы:
– Кечкенәдән төрле бәйгеләрдә катнашып үскән бала буларак, миңа бу сүзне бик еш ишетергә туры килде. Оештыручылар, жюри тарафыннан. Монда мин үземнең холкым белән икегә бүленәм. Лидер буларак, мин бу сүзләр белән килешмим. Минем өчен һәрвакыт җиңү мөһим иде. Минем остазым, продюсерым, кечкенәдән минем белән йөрүче һәм миңа стимул бирүче кеше ул – әни. Ул миңа һәрвакыт: «Син җиңәргә тиеш, син моны эшләргә тиеш, беренче урынны алырга тиеш», – дип әйтә иде. Һәм беренче урын ул – чынлап та җиңү, нәтиҗә дигән әйбер минем башыма сеңде. Ләкин моның икенче ягы да бар. Әйе, җиңү шатлык хисләре, үз-үзеңә ышаныч алып килә. Әмма төрле бәйгеләрдә катнашу, җиңмәсәң дә, ул сиңа тәҗрибә бирә. Еллар үтү белән мин хәзер шуны аңлыйм: бу шулай ук бик кирәкле багаж. Җиңелгән, елаган, анализлаган очракларым да булды. Ләкин бу җиңелүләрнең мине тагын да зур җиңүгә алып килгәнен аңладым. Чөнки мин хаталарымны белдем, яхшырак әзерләндем.
«Зур җиңүләр өчен җиңелү кирәк» Илгиз Мөхетдинов, җырчы:
– Мин бу сүзләр белән килешәм. Ни өчен дигәндә, җиңелү ул – беренчедән, сынау. Син үз-үзеңне сынап карыйсың. Чарамы ул, фестивальме, конкурсмы – нинди таләпләр куелганын күрәсең. Үзеңнән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк кешеләр белән аралашасың, үсәсең. Алар сиңа нәрсәгә игътибар итәргә кирәк икәнне аңлата. Беренче урын алуның мәгънәсен аңламасаң, үсеш булмый. Начар булсын, әмма нинди дә булса тәҗрибәң булсын. Шуннан соң киләчәккә яңа юл сала башлыйсың. Ул кешенең үзеннән торадыр. Кемдер булган хәлне кабул итә белә, кемдер авыр кичерә. Мин исә кабул итеп, алга атларга кирәк дип саныйм.
«Үземә артык күп таләп куям» Альбина Медведева, «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе:
– Тормышта җиңүләр дә, җиңелүләр дә була. Мин холкым белән перфекционист. Үземә артык күп таләп куям, һәм аларга ирешә алмасам, күңелем төшә. Җиңелә белгән кешеләргә сокланып карыйм мин. Җиңү ул –синең башкарып чыккан эшеңнең яхшы нәтиҗәсе. Ул кешене уңай хис-кичерешләр белән баета, киләчәгең өметле буласына ышаныч өсти. Шулай булырга тиештер дә. Күпме йокысыз төннәр, никадәр тырышлык, борчылулар юкка булмаган икән дип, тирән сулыш аласың. «Җиңү түгел, җиңелү файдага» дигән әйтем бар. Монысы да хак. Үзеңә берсеннән-берсе кыенрак булган максатлар куясың, биек үрләргә үрмәләргә омтыласың.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: социаль челтәрләрдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев