Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Гөлдания җиләктә, Асаф Сабан туенда: танылган җырчыларның җәе ничек үтә?

Заманында популяр булган, хәзер тансыкка гына күренеп алган җырчыларның җәе ничек үтә?

Тормышларында һәм иҗатларында нинди яңалыклар бар? Без әнә шулар хакында белештек. Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өчен бу – чын мәгънәсендә җиләкле җәй. Сүзебез  «Җиләкле җәй» дигән концерт турында. Хәер, сүзне үзенә бирик әле.

– Соңгы арада эш тә, күңелле мәшәкатьләр дә күп, шөкер. Алар арасында күңелгә иң якыны – хәләл җефетем, композитор Рөстәм Хәйруллинның 100 җырын туплаган «Җиләкле җәй» дип аталган китабын чыгару булды. Ул бик озак эшләнде, әмма затлы, саллы булып чыкты, миңа калса. Һәрхәлдә, әлеге җыентыкны кулына алган кешеләр әнә шундый бәя бирә. 2010 елда Рөстәм вафат булды, шунда гаилә дустыбыз, җырчы Виталий Агапов, аның китабын чыгарырга кирәк, дигән фикерне әйтте. Менә шуннан туплана башлады бу җыентык. Нәтиҗәдә шул китапны тәкъдим иттек, ул концерт форматында узды. Зал тутырып килгән халыкка рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рөстәм иҗатына кызыксыну зур, әле менә бу концертта башкарылмаган җырлары яңгырады. Әйткәнемчә, Рөстәм Хәйруллинның җырлары популяр, ләкин күп очракта авторлар исеме аталмый. Мине чыгарган җыры – Шәрига Таһирова сүзләренә иҗат ителгән «Бәллүр чишмә» булды. Ә инде «Җиләкле җәй» халык җырына әйләнде дисәң дә була. Тәүге мәртәбә мин башкардым, кассетага да керттем. Аннан Чаллыга Салават килде һәм шушы җырны ишетеп, үзенә сорап алды. Җырла, әлбәттә, дидем. Кызым Лилия «Җиләкле җәй»гә заманча сулыш өрде, хәзер инде мин дә җырлыйм, башкалар да башкара. Әле Мәскәү Сабан туенда бер егет башкарды, авторларын белмим, ди. Мирһади Разов сүзләренә Рөстәм җыры юкса…


Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевнең кызу урак өсте. Свердлау, Чуашстан, Казан Сабан туйларында чыгыш ясаган инде. Яңаларына әзерләнә.

– Җәйнең яртысы Сабан туе, Авыл көннәре белән узып бара, аңа туйлар, юбилейлар өстәлә. Җәй эш белән бергә үрелеп бара. Яңа җырлар да языла, көзгә, Аллаһ бирса, ишетерсез. Резедә Әхиярова, Ризван Хәмид, Луиза Батыр-Болгари белән иҗади дуслык дәвам итә, аларга яңалары өстәлә. Әйтик, Эльмир Низамов белән җыр яздырабыз. Кышка зур концерт оештыру ниятем дә бар. Тумышым белән Актаныш районының Адай авылыннан мин. Һәр җәйдә энекәш белән туган авылыбызга кайтып киләбез. Хәзер инде зиратка гына… Әти-әни исән түгел, нигезебез дә юк инде. Күршедә янгын чыгып, безнекен дә аямады… Әмма кан тарта. Зиратта дога укып, элеккеге кадерле урыннарны, Ык буйларын урап кайтабыз.

Татарстанның атказанган артисты Сәгыйт Гыйбашев зур концертка әзерләнә.

– Быел бик бәрәкәтле иҗади сезон булды, аңа нокта куярга өлгермәдек, Сабан туйлары башланды. Чакырган җирләргә бардык та, өлкән кеше ял итә белергә дә тиеш, дип, хатыным белән Мисырда ял итеп кайттык. Яңа җырлар да яздырдык. Әйтик, Ринат Рәхмәтуллин репертуарындагы «Яшьлегем артта кала» дигән җырны яңартып яздырдым. Айрат Даутовның «Кил генә, көтәрмен», Физанур Вәлиевнең «Кайтыр идек яшь чакларга» дигән җырларын алдым. Ниһаять, мактаулы исемгә лаек булдым. Шул шатлыктан көзгә концерт оештырырга исәп. Җәйнең бер көне кышны туендыра, диләрме әле? Азнакай якларына, Тымытык авылына кайтып җиләк җыярга исәп. Болар бар да иҗат белән үрелеп бара. Тиздән ТМТВ Яңа ел концертын төшерә башлый, шунда катнашам. «Туган тел» каналында чыгыш ясап, «Халык мәхәббәте» дигән премиягә лаек булдым. Күп кеше, «коронный» җырларың ни хәлдә, дип сорый. Моннан 25 ел элек җырлый башлаган «Син сөюдән чибәр», «Әниемнең туган көне» дигән җырларга клип төшердек. Алар – чын-чынлап халык мәхәббәтен яулаган җырлар.

(Кыскартып алынды)
Гөлинә Гыймадова.
«Ватаным Татарстан»
фото: https://vatantat.ru/2022/10/95503/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев