«Гнездышко» приютында Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды
Концертны приютның иң кечкенә тәрбияләнүчеләре ачты һәм әниләренә назлы бию бүләк итте.
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Нигъмәтуллин һәм Яшел Үзән районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Волчкова кунак булды.
"Безнең балалар иң-иңнәре, энергияләре ташып тора. Алар безгә һәрвакыт горурланыр өчен сәбәп бирсеннәр, чөнки киләчәк алар кулында», - дип мөрәҗәгать итте кунакларга Динар Нигъмәтуллин.
Чара кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән һөнәр сайлау темасына әңгәмә үткәрде, ә мастер-класста балалар үз куллары белән «әни өчен чәчәк» дигән котлау открыткасы ясады.
Бүген приютта 34 бала бар.
Очрашуның финалында балаларга район башлыгы Михаил Афанасьевтан бүләкләр тапшырдылар. Ә оештыручы педагоглар өчен төп бүләк балаларның һәм ата-аналарның бәхетле йөзләре, елмаюлары булды ️ Район Советының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев